Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Яраткан журналыбыз бәйге игълан итте...
01.02.2021
2021 нче елның Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” итеп игълан ителүе уңаеннан укучыларның яратып укыган “Сабантуй” журналы “Милли сәяхәт” бәйгесен тәкъдим итте. Әлеге бәйге ел буена дәвам итәчәк. Һәр санда биремнәр була, шуларны эшләп әйтелгән адреска “Милли сәяхәт” тамгасы белән редакциягә юлларга кирәк булачак.Мәктәбебезнең 5 нче класс укучылары әлеге конкурска актив керешеп киттеләр. Иң беренче эш итеп, журналда басылган язмада тасвирланган шәһәрне картада тамгаларга кирәк. Алга таба үзең яраткан рус халык әкияте буенча рәсем ясарга, шулай ук “Милли сәяхәт” тамгасы белән бирелгән адреска юлларга. Менә укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән.
Детский журнал “Сабантуй” объявил конкурс под названием “Национальное путешествие”, где учащиеся должны выполнять задания в течение года. Конкурс посвящён Году родных языков и народного единства. Учащиеся 5 класса нашей школы под руководством учителя русского языка и литературы Хамидуллина Д.М. решили участвовать в этом конкурсе. Они отметили на карте России город Великий Новгород и нарисовали иллюстрацию по одной из любимой русской народной сказке. Ждём февральский номер журнала.
-
Мәрхәмәтле шимбә/Добрая суббота
30.01.2021
Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары “Добрая суббота”-“Мәрхәмәтле шимбә” акциясе кысаларында Радия әби Хуҗиевага хәл белергә,йорт эшләрендә ярдәм итәргә бардылар. Укучылар волонтёрлык-тимурчылык хәрәкәтенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен Әби белән аралашканда тагын да күбәк аңладылар. Радия әби үзенә 81 яшь икәнлеген әйтте. Бүгенге зур сөенече белән уртаклашты: оныгы Искәндәрнең улы Ислам туды, оныкчыкларым артты, диде ул. Әбекәй балаларны рәхмәт әйтеп озатып калды.Милосердная суббота. Учащиеся 6 класса нашей школы в рамках акции”Добрая суббота“-” добрая суббота " посетили Радию Хузиеву, чтобы узнать ее самочувствие, помочь по дому. Во время общения с бабушкой ребята поняли, насколько важно волонтерско-тимуровское движение. Радия апа сказала, что ей 81 год. И поделилась радостью: у нее родился правнук, сын ее внука Искандера. Бабушка с благодарностью провожала детей.
-
"Шушы яктан -шушы туфрактан без"
29.01.2021
29 нчы гыйнвар конне Наласа урта мэктэбендэ "Шушы яктан -шушы туфрактан без" дигэн чара булып узды. Чарада Наласа авылы жирлегендэ туып-усеп, бугенгесе кондэ Казанда яшэп ижат итуче, Ростэм Госман улы Галиуллин белэн очрашу булды. Укучылар Ростэм Галиуллиннын эсэрлэрен сэхнэлэштерделэр, эсэрлэреннэн озеклэр укыдылар, язучыга узлэрен кызыксындырган сорауларны бирделэр. Кунак булып татар язучысы, шагыйрь, жэмэгать эшлеклесе Разил Исмэгыйль улы Вэлиев та кайткан иде. Бу чарада безнен мэктэп укучылары да актив катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Кэримов Фэнис Г.Тукайнын "Карлыгач" шигырен яттан сойлэде. Очрашу укучылар очен бик файдалы булды. -
Заманча Кәҗә беән Сарык әкияте.
28.01.2021
Халыкара туган тел көненә багышланган айлык башланды hәм Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде инде. Бүген 6 нчы сыйныфта "Туган телем - иркә гөлем" исемле тәрбия сәгате уздырылды.Укучыларыбызның “Тукайга ияреп” иҗат иткән әсәрләрен сәхнәләштереп тәкъдим итә башладык. Укучылар һәм укытучылар катнашындагы “Заманча Кәҗә белән Сарык әкияте”н тамашачылар кызыксынып карады.
-
Ут – дус та, дошман да
28.01.2021
Ут – дус та, дошман да...Укучыларга утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эшиткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү, балаларны янгын сүндерүчеләр һөнәре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, 5,7 нчекласс укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Утның безнең өчен дус кына түгел, дошман да икәнлеге турында вакытлы матбугат материалларына таянып, эчтәлекле әңгәмә оештырылды.Ут-күз чыга калганда үз-үзеңне дөрес Янгын сүндерүчеләргә нинди сыйфатлар хас? Укучылар белән әнә шул сорауга җавап бирдек. Ныклы физик әзерлек тә, сәламәт булу да мөһим. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. -
День снятия блокады Ленинграда
27.01.2021
27 января 1944 года закончились страшные 900 дней блокады, в Ленинград пришла Победа, в которую верили и которую так долго ждали. До сих пор Блокада отзывается болью в сердце не только тех, кто ее пережил. Память о ленинградцах чтут и хранят во всем мире.В РФ отметили День снятия блокады Ленинграда и почтили память ее жертв. По всей России проводят различные мероприятия по этому поводу. Сегодня был проведен по Интернету видео урок «Урок мужества». В акции участвовали живые участники долгих и трудных блокадных дней Ленинграда – дети блокады. Они рассказывали об ужасах и голоде, и лишениях этих дней. Сегодняшнему поколению ребят не безразлично знать и запомнить как, под огнем противника, страдая от голода и холода, жители города на Неве находили в себе силы помогать друг другу и фронту, демонстрируя всему человечеству беспримерный героизм. Ученики 5-9 классов нашей школы стали участниками этого урока.
-
Мәдәният йортында
27.01.2021
Бүген башлангыч класс укучылары Мәдәният йортында булдылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Мухаметгалиева Илсөя апа укучыларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм видеофильм күрсәтте. -
“Сабантуй” журналы белән туры эфирда.
22.01.2021
Мәктәбебездә һәр укучы татар телендәге газета-журналлар алдырып укый.Алар оештырган төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар. Биремнәрен класслары белән бергәләп тә чишәләр. Берничә укучыбызның язмаларын газета- журналлардан укып та куандык инде.Ә бүген 4 нче сыйныфта укучы кызыбыз Хәлиуллина Ләйсән “Сабантуй” журналы хезмәткәре Руфия апа Нурмөхәммәтова белән турыдан-туры эфирда әңгәмә корды: “Мин булдырам” проектында катнашты.Алар Ләйсәннең гаиләсе,шөгыльләре, “Сабантуй” журналының яңа саны турында фикер алыштылар.Ләйсәннең ничек аралашуын барыбыз кызыксынып күзәттек.Афәрин,Ләйсән!
Барлык укучыларыбызга да иҗади уңышлар телибез. Безне матур газета-журналлар белән куандырып торучы, балаларны дөрес аралашырга,кызыксынучан булырга өйрәтүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.
-
21.01.2021
2021 нче ел- Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент. 2021 год - Год родных языков и народного единства в Татарстане
В целях сохранения и развития родных языков, культуры и традиций представителей народов, проживающих в Республике Татарстан, укрепления единства многонационального народа республики 2021 год объявлен в Татарстане Годом родных языков и народного единства.
-
«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә
21.01.2021
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесендә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары,башлангыч сыйныф укучылары, V-VI cыйныф укучылары актив катнаштылар.Үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләгән һәр катнашучы Рәхмәт хатына ия булды.
















