Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Мини футбол
20.05.2015
19 май көнне Яңа кенәр урта мәктәбе стадионында мини футбол ярышлары үтте.Анда 5 команда катнашты.Апаз урта мәктәбе-1 урын,Шушмабаш урта мәктәбе-2 урын,Яңа Кырлай урта мәктәбе -3 урын,Яңа Кенәр урта мәктәбе -4 урынны алдылар.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.
-
Варислар булдык. 19.05.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең һәм филиалларының 4 класс укучыларын тантаналы шартларда вариска кабул иттеләр. Тантаналы вәгъдә, варислар законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларга галстуклар бәйләделәр.Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Варисларны ветеран пионервожатый Бадриева Әлфия апа котлады һәм лаеклы варис булырга өндәде.
-
Татар теленнән мониторинг 18.05.2015

Бүген 11 класс укучылары татар теленнән мониторинг үттеләр.
-
Өмәдә 15.05.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбе укучылары һәм укытучылар өмәгә чыктылар.Алар мәктәп янындагы паркны җыештырдылар:коелган яфракларны себереп түктеләр,корган агачларны кисеп ташладылар.
-
Бакчада кызу эш . 14.05.2015

Мәктәп яны участогында эшнең иң кызган вакыты.Бүген 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Садикова Н.К. белән түтәлләр ясадылар.
Башлангыч класслар,класс җитәкчеләре белән берлектә үзләренең тәҗрибә участокларын тәртипкә китерделәр,чәчәк түтүтәлләрен әзерләделәр.
-
Җиңел атлетика буенча ярыш. 13.05.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында җиңел атлетика ярышлары узды.Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.Мухаметгалиев Булат- 100метр- 2 урын,Бакиев Инсаф-400 метр-1урын,эстафета-1 урынны алды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
9 классларда БРТ 12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары татар телееннән бердәм республика тесты эшләделәр.
-
"Җиңү килде җирне нурга күмеп.." 09.05.2015

8 нче май көнне Яңа Ашыт башлангыч мәктәбе укучылары һәм тыл ветераннары белән, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәлгә венок куелды.
"Җиңү килде җирне нурга күмеп.."дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. еллар имин, күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын! -
Котлыйбыз! 08.05.2015

Хөрмәтле дуслар!
Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз.күк йөзе һәрвакыт аяз,илләребез имин булсын.
Җиңү көне —Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 08.05.2015

8 нче май көнне Кзыл-Яр авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды. Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе укучылары һәм Бакиева А., клуб модире Галимжанова Г., . эчтәлекле әдәби монтаж куйдылар. Фазылжанова Танзилә апа да сугыш турында жыр жырлады.








