Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"Талантлылар университеты" 28.10.2016

28 нче октябрь көнне Арча укучылар сарае базасында "Талантлылар университеты" эшчәнлегенең бер юнәлеше буенча югары сыйныф укучылары өчен тренинг үткәрелде. Әлеге чарада безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Д. Р. Ибрагимова да катнашты. Тренинг укучыларга бик ошады.
-
Татар теленнән диагностик тест 27.10.2016

27 нче октябрь көнне 4,6,8 нче класс укучылары татар теле буенча диагностик тест эшләделәр.
-
"Мәгариф" журналына язылучылар өчен мастер-класс 26.10.2016

Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Җамалиева А.М. "Мәгариф" журналына язылучылар өчен үткәргән мастер-класста катнашты.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 25.10.2016

9 нчы класс укучылары рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр. Имтихан өчен кирәк булачак белемнәрен искә төшерделәр, үзләрен сынап карадылар.
-
Көзге бал 24.10.2016

7,8,9 нчы класс укучылары катнашында Көзге бал бәрәме үткәрелде. . Балга килүче һәр класс матур биюләр бүләк итте. Кызларыбыз "Көзсылу-2016" исеме алу өчен, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар. Кичә эчтәлекле, күтәренке рухта үтте.
-
Уңыш бәйрәме. 21.10.2016

21 нче октябрь көнне мәктәптә Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәм кичәсен 5-6 класс укучылары класс җитәкчеләре Сафиуллина А.Р., Мостафина Г.А. һәм педагог-оештыручы Җамалиева А.М. җитәкчелегендә оештырдылар. Бәйрәм чарасы матур җыр-биюләргә, әкияти тамашаларга бай булды.
-
Көзге композицияләр. 20.10.2016

Мәктәбебез укучылары традиция буенча, Көзге бәйрәмнәргә композицияләр ясыйлар. Бу елны укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә искиткеч матур, зәвыклы, серле күргәзмәләр оештырдылар. Иң бай һәм иң күләмле композицияләр 8-9 нчы классларныкы иде. Һәр күргәзмә күңелгә матурлык өстәп тора.
-
Өмәләр үтте. 19.10.2016

19 нчы октябрь көнне мәктәптә көзге өмәләр үтте. Тирә-юнь, бакчалар чистартылды. Яшелчә бакчасы кышка әзерләп куелды. Чарада һәр укытучы, һәр укучы актив катнашты.
-
15 октябрь - Хәтер көне 17.10.2016

15 октябрь-халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы халык бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган.
Бу көнне һәр татарның күз алдында тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә. Шуңа да “Хәтер көне” билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә бу көн искә алып үтелде. Педагог-оештыручы А. М. Җамалиева һәм отряд вожатыйлары бу көн турында тулы мәгълүмат җиткерделәр, аерым истәлекләр белән таныштырдылар.
-
Пробный ОГЭ 15.10.2016

9 нчы класс укучылары математика һәм рус теленнэн мэктэптэ сынап карау имтихан эшләре эшләделәр.















