Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Көзге мәрхәмәтлелек" акциясе 20.09.2016

«Көзге мәрхәмәтлелек” акциясе кысаларында укучыларыбыз "Бар кеше дә тигез” исеме астында коллаж-газета чыгардылар. Һәр укучы бу эшкә үзеннән өлеш кертте. Материал туплаганда тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, мәрхәмәт булырга тиешлегенә инандылар. Һәр кеше бәхетле булырга, тормышта үз урынын табып яшәргә тиеш
-
Яшь армиячеләр хәрәкәте. 19.09.2016

2015 елның октябренда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә “Россия укучылар хәрәкәте” Бөтенроссия җәмәгатьчелек–дәүләт балалар–яшүсмерләр оешмасы төзелде. Ул балаларны үстерүдә дүрт юнәлешне үз эченә ала. Шуларның берсе – патриотик тәрбия. Әлеге юнәлеш кысаларында районда яшь армиячеләр хәрәкәте төзелде, мәктәпләрдә яшь армиячеләр отрядлары булдырылды.
Мәктәбебездә әлеге хәрәкәткә 7-8 класс егетләре кабул ителде. Отряд командиры Шакиров Илсаф районда үткәрелгән хәрәкәткә кабул итү кичәсендә катнашты.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшыру. 17.09.2016

Башлангыч класс укучылары Казан шәһәренә презентацич буенча сәяхәт ясадылар. Һәр укучы мәдәни көндәлекләр алды.
-
"Яраткан Татарстаным" 16.09.2016

5 нче класста "Яраткан Татарстан" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Татарстанда урнашкан районнар белән таныштылар, төзелгән спорткомплексларны карадылар. Халкыбызның тыныч, бай республикада тырыш хезмәт күрсәтеп яшәвенә шатландылар.
-
Көзге өмә 15.09.2016

15 сентябрь көнне мәктәбебездә "Осенняя неделя добра" кысаларында өмә булды. Өмәдә һәр класс укучысы актив катнашырга тырышты. Укучылар кипкән үләннәрне, яфракларны тырмалап түктеләр, агач төпләрен йомшарттылар
-
"Спорт сөюче Татарстан!" 14.09.2016

Бүген мәктәбебездә "Спорт сөюче Татарстан!" акциясе уңаеннан спорт ярышлары үткәрелде. 7-8 нче класс укучылары төрле ярышлар буенча көч сынаштылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Күңелләр яхшылык өләшү! 13.09.2016

Башлангыч классукучылары балалар бакчасына йөрүчеләргә концерт программасы күрсәттеләр. Матур җырлар, шигырьләр нәниләрнең күңеленә хуш килде.
-
Музейлар белән танышу 12.09.2016

10 сентябрь көнне 5 класс укучылары, класс җитәкчесе белән, мәктәп музеена белән таныштылар. Мәктәп тарихы белән таныштылар, Гани Сафиуллинның тормыш юлын өйрәнделәр, авыл күренешеннән әби-бабаларыбыз кулланган тормыш кирәк яракларын кулланып карадылар. Мәктәбебездә шундый эчтәлекле музей булуга куандылар.
-
Музейларга экскурсия. 12.09.2016

6 нчы класс укучылары Алсу Рафкатовна җитәкчелегендә Советлар Союзы Герое Гани Биккенә улы Сафиуллин музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Гөлфия Әмин кызы анын тормыш юлы, кылган батырлыклары, орден - медальлере турында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңлап, бирелгән сорауларга җавап таптылар, истәлеккә фотога төштеләр. Экскурсия Гани Сафиуллинның әйтеп калдырган сүзләре белән тәмамланды. "Уяу булыгыз, иптәшләр, тынычлыкны ныгытуда үзегезне аямагыз, җирдә күз яше акмасын өчен,бомбалар шартламасын өчен көрәшегез".
-
Музейлар буенча сәяхәт. 11.09.2016

8 класс җитәкчесе Нурания Шайдулловна ”Безнең музейларыбыз” темасы буенча класс сәгате үткәрде. Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел алар. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да ясала. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне кешелек дөньясы туплаган, аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар дигән фикер җиткерде. Класс сәгате файдалы, тәрбияви булды.















