Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
"Чиста авыл" акциясе 02.05.2014

Тирә-якны чистарту - безнең бурычыбыз! Мәктәбебезнең һәр укучысы моны яхшы белә. Шул максаттан барлык укучылар һәм укытучылар "Чиста авыл" акциясендә бик актив катнаштылар. Тирә-ягыбызның чистарып калуыннан һәркем канәгать калды.
-
Без - Тукай оныклары! 26.04.2014

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә 25 апрель көнне сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап “Без - Тукай оныклары” дигән викторина үткәрелде. Викторинада һәр бала да актив катнашты. Катнашучылар сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнде.
-
Әлифба бәйрәме 25.04.2014

Мәктәбебездә Минҗанова Э.Ф. җитәкчелегендә үткәрелгән "Әлифба" бәйрәмендә әти - әниләр, укучылар актив катнаштылар. Айсылу белән Зөләйхага укуларында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Галиәскар Камалның “Беренче театр” 25.04.2014

Һәр елның 27 нче марты – театр көне буларак искә алына. Быел бу бәйрәм аеруча тантаналы төсмер алды. Чөнки, 2014 ел, Россия күләмендә “Мәдәният елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан без, драматург Галиәскар Камалның “Беренче театр” әсәрен, сәнгать укытучысы Фәридә Ильдусовна ярдәме белән сәхнәләштердек.
-
"Географияне иң күп белүчеләр" конкурсы 18.04.2014

География - биология атналыгында "Географиягне иң күп белүчеләр" конкурсы үткәрелде. Кичәдә 5 - 7 класс укучылары катнашты. Һәр класс буенча география фәнен иң күп белүче укучылар ачыкланды.
-
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 16.04.2014

Без, 7 класс укучылары, Мәдәният елы уңаеннан, Казанга Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына “Тщетная предосторожность» исемендәге балет карарга бардык. Балет безгә бик ошады.
-
Кошлар - канатлы дусларыбыз 16.04.2014

Мәктәптә "Кошлар - канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үткәрелде
-
"Своя игра" Викторина по географии для 6 - 8 классов 15.04.2014

-
12 апрель – Космонавтика көне 12.04.2014

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә укытучы М.Ә.Ситдикова 2-4 нче класс укучылары белән “12 апрель – Космонавтика көне” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара дәвамында космос турында җырлар яңгырады, рәсемнәр конкурсы оештырылды, Юрий Алексеевич Гагаринның тарихи очышына багышланган видеофильм күрсәтелде.
-
Будь готов! Скажи нет! 11.04.2014

Бүген "КоSMoS" отрядында торучы укучылар Арча шәһәрендә "Будь готов! Скажи нет!" дип аталган Республикакүләм үткән акциядә катнаштылар. Алар, Арча урамнарында өлкәннәр белән очрашып, үзләренең начар гадәтләргә каршы булуларын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын күрсәттеләр. Өлкәннәрне дә шуңа чакырдылар. Җитәкчеләре - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. М. Җамалиева















