Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ел укытучысы - 2022 14.01.2022

Мәктәбебезнең технология укытучысы Сәләхиева М.Р. " Ел укытучысы - 2022" профессиональ конкурсының муниципаль этабында катнашты.Конкурста дәрес фрагменты һәм мастер класс күрсәтелде.
-
Педагогик совет 12.01.2022

Бүген уку елының беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча педагогик совет утырышы үтте. Уку - укыту ,тәрбия эше торышына анализ ясалды. Яңа максат, бурычлар куелды.
-
Шашка ярышы 06.01.2022

Бүген Арча шәһәрендә укучылар арасында шашка ярышлары булып узды.7 сыйныф укучысы Ситдиков И. шәхси беренчелектә үз яшьтәшләре арасында икенче урынны яулады.Командабыз 2 нче урында!!! Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Сәйфетдинов Р.Р. ны җиңүләре белән котлыйбыз.Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Консультация 04.01.2022

9 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча консультациягә җыелды.
-
Шашка турниры 03.01.2022

Бүген укучылар арасында шашка турниры булды.Мәктәбебезнең алдынгы шашкачылары билгеләнде.
-
Яңа ел белән! 01.01.2022

Кадерле дуслар! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2021

Мәктәбебездә шаулап - гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре үтте.Укучылар рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде.
-
Котлыйбыз! 20.12.2021

М.Мәһдиевның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI нчы районара Мәһдиев укуларында чыгыш ясаган өчен Җамалиева Айзилә Ринат кызы Лауреат дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчеләре: А.М.Җамалиева, Г.Р. Җәләлетдинова)Котлыйбыз! Алда да уңышлар телибез!
-
Инвалидлар ункөнлеге 11.12.2021

1-10 нчы декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә.Шул уңайдан сыйныфларда тәрбияви әңгәмәләр үтте. Арабызда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормыш-көнкүреше, яшәеше белән таныштырылды.
-
12 декабрь - Россия конституциясе көне 11.12.2021

12 декабрь - Россия конституциясе көне. Конституция илебезнең төп законы.Сыйныфларда хокук дәресләре үтте.















