Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
5 октябрь - Укытучылар көне 05.10.2021

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2021

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне.Укучыларыбыз әби -бабаларын, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән укытучы һәм хезмәткәрләребезне, тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар.Аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Квест 30.09.2021

6 класс укучысы Мостафин Айзат "Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арчаны беләм" исеме астында үткәрелгән квестта катнашты. Укучылар өч командагы бүленеп Арчаның тарихи объектлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм икенче урынга лаек булдылар.
-
Акция "Мой рекордный урожай" 28.09.2021

-
Акция "Я в моменте" 27.09.2021

-
Ата - аналар җыелышы 24.09.2021

Мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булды.Бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр каралды. Җыелышта директорыбыз Минҗанов Ф.М, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хафизова Д.Р. чыгыш ясады.Соңыннан сорауларга җавап бирделәр. Сөйләшүләр сыйныфларда дәвам итте.
-
Көзге эшләр 22.09.2021

Бакчада көзге эшләр дәвам итә. Балалар бәрәге, кишер, чөгендер уңышын җыйдылар.
-
"Елмаю бүләк ит" акциясе 20.09.2021

"СМС - дети" проекты членнары "Елмаю бүләк ит" акциясендә катнаштылар.
-
Яктырткыч элементлар - юлларда саклык чарасы 17.09.2021

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында укучыларның киемнәрендә, сумкаларындагы яктырткыч элементларга күзәтү ясалды.
-
Дару үләннәре җыю 16.09.2021

Балалар кече яшьтән үк табигать байлыгы – дару үләннәре белән дәвалауның (фитотерапия) файдасы һәм зыяны турында белергә тиеш. Паркка, урманга, су буена экскурсияләргә барганда файдалы үсемлекләр белән таныштыру бу бурычны үтәргә ярдәм итә. үз организмыңны чыныктыру өчен табигать хәзинәсеннән дөрес файдалануга балаларны кече яшьтән үк күнектерергә кирәк.















