Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Приёмная кампания по зачислению в 1 класс.1 нче сыйныфка кабул итү буенча игълан.
30.06.2021
Приёмная кампания по зачислению в 1 класс стартует 1 апреля 2021 года.
2021 нче елда балалары беренче класска барачак әти-әниләр өчен!
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясен 2021 нче елның 1 нче апреленнән башлый.
Гариза бирү срогы һәм тәртибе РФ Мәгариф министрлыгының 02.09.2020 елында чыккан 458 нче номерлы «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» приказы нигезендә башкарыла.
Гаризалар түбәндәге срокларда кабул ителә:
- беркетелгән территориядән яшәүче, шулай ук аерым өстенлекләре булган балалар 1 нче сыйныфка 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр кабул ителәчәк;
- беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар 1 нче сыйныфка 6 нчы июльдән 5 нче сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
В 2021 году кампания по приёму в первые классы муниципальных школ начнётся 1 апреля.Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Министерства просвещения Российской Федерации от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования».
Заявления принимаются в следующие сроки:
- для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс – с 1 апреля по 30 июня 2021 года;
- для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (зачисляются на свободные места) – с 6 июля по 5 сентября 2021 года.
В марте 2021 года, перед началом приемной кампании, будет проведена широкая информационная кампания по разъяснению новых правил приёма в школы.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның егерме беренче көне 21.06.2021

Бүген лагерьның соңгы көнендә Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Укучылар барлык уеннарга да бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар, әйбер кисеп, чүлмәк тә ваттылар. Сабантуй бәйрәме көрәш белән тәмамланды. Мәйдан гөрләп торды, Сабантуй күңелле үтте. Көндезге аштан соң, барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлаштылар, лагерь җитәкчеләре укучыларны хәерле яллар теләп озатып калдылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның егерменче көне 20.06.2021

Бүгенге көн күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, укучылар “Оста куллар күңелсезләнми!” дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар. Һәркем үзенең нәрсәгә оста булуын күрсәтте. Көндезге аштан соң, укучылар барысы да, шау килеп, лагерьның ябылу тантанасына әзерләнделәр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы көне 19.06.2021

Бүген лагерьда бик күңелле, актив «Бию көне» узды. Балалар халык биюләре белән таныштылар һәм «Барыбыз да биибез!» дигән бию бәйгесендә катнаштылар, төркемнәр арасында бию белгечләре билгеләнде. Көндезге аштан соң, укучылар стадионда футбол уйнадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унсигезенче көне 18.06.2021

18 нче июнь лагерьда “Кино көне”нә багышланды. Төркемнәр арасында «Иң яхшы мультфильмнар белүче», «Мультипликацион һәм нәфис фильмнар геройларының сүзләрен таны!» конкурслары узды. 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, укучылар “Судьба” кинофильмы карадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унҗиденче көне 17.06.2021

Бүген лагерьда “Спорт көне”. Фән һәм технологияләр елына багышлап, төркемнәрдә шахмат һәм шашка буенча турнир булып узды. Шашка һәм шахмат - фән дә, спорт та, сәнгать дә ул, алар күпме шатлык китерә. Көндезге аштан соң, "Сәламәт җәй стиле" дигән күңелле стартлар үткәрелде.
-
Шахмат почмагы ачылу тантанасы 16.06.2021

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Шахмат почмагы ачылуда зур ярдәм иткән Яңа Кырлай җирлеге башлыгы, Арча район Советы депутаты Сафаров Газинур Гаяз улына, шулай ук Арча район Советы депутаты Миндубаев Тәлгать Җәүдәт улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Уен кагыйдәләре белән мәгълүмат стенды ясалды. Укучылар өчен шахмат такталары комплекты белән уен урыны булдырылды. Без бик шат! Хәзер тәнәфесләрдә укучыларыбыз шахмат турнирында бер-берсе белән ярыша алачаклар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уналтынчы көне 16.06.2021

Бүген лагерьда җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган “Иминлек көне” узды. Янгынга каршы пропаганда, ут белән сак булу күнекмәләрен тәрбияләү, балалар шаяруын кисәтү максатында балалар белән «Ут - уенчык түгел!» дигән әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар янгын чыгуның төп сәбәпләрен искә алдылар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Көндезге аштан соң, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәм төрле куркыныч янаганда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” дигән спорт флешмобы үткәрелде. Көн азагында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: җәйге ял күңелле булсын өчен сак булырга, хәвеф-хәтәрләрне истә тотарга һәм җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне онытмаска кирәк.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унбишенче көне 15.06.2021

Иртәнге зарядкадан һәм тәмле аштан соң, укучылар саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. "Изгелек эшлә - игелек күр" дигән темага тәрбия чарасы үткәрелде. Ә инде төшке аштан соң, мәктәп каршындагы чәчәклекләрне чүптән арындырдылар. Көнебез бик файдалы булды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көне 14.06.2021

Бүген иртәнге тәмле ашларны ашаганнан соң, табигатьтә төркемнәр арасында “Дару аяк астында” һәм “Дару үләннәрен беләсеңме? “ дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Балалар дару үләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре һәм аларны җыю кагыйдәләре белән таныштылар. Дару үләннәрен танырга өйрәнделәр, саф һавада уеннар да уйнап алдылар. Бүгенге көн бик файдалы һәм күңелле үтте.














