Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ә күңелләр һаман яралы ... 16.02.2023

Бүген мәктәбебездә "Ә күңелләр һаман яралы... " дип исемләнгән, совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгарылуына 34 ел булу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Чарада якташларыбыз: Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы хезмәткәре, отставкадагы капитан, Әфган сугышында катнашкан Кавиев Фердинанд Дәүләт улы һәм Яңа Иябаш авылы егете махсус операциядә катнашкан Хөрмәтов Булат Батыр улы катнашты. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы Әфган дәүләте, анда 1979-1989 нчы елларда булган гражданнар сугышы һәм геройлары, якташ солдатлары белән таныштырды. Кавиев Ф.Д. мәктәп, хәрби хезмәт елларын бәян итте. Хәрби уку йортына керүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты. Хөрмәтов Б.Б. узенең хәрби хезмәте, "Батырлык өчен " медален алу хакында сөйләп үтте. Дәрес сораулар, киңәшләр, матур әңгәмә белән тәмамланды. Укучылар: "Чын батыр солдат булу өчен, беренче чиратта сау-сәламәт, акыллы, белемле кеше булырга кирәк икәнлеген анладык" - дип нәтиҗә ясадылар.
-
Кырлай балалар бакчасы мәктәп китапханәсендә кунакта 15.02.2023

Китапханәчебез Фирдания Ансар кызы кечкенә дусларыбызны татар халкының каһарман язучысы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан төзелгән күргәзмә белән таныштырды. Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь! 15.02.2023

Бүген мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар узды, күргәзмәләр эшләде, викториналар үткәрелде. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр.
https://vk.com/video-216712965_456239060
-
15 февраль - Әфган сугышында катнашкан батырларны искә алу көне 15.02.2023

15 февраль - Әфган сугышында катнашкан батырларны искә алу көне. Мәктәбебез укучысы Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы (1963-1984) безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Котлыйбыз! 15.02.2023

Мәктәбебез укучылары Яшел Үзәндә булган X регионара "Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!" исемле эзләнү эшләре конкурсында катнаштылар. 8 сыйныф укучысы Минзина А. - 1 урын (җитәкчеләре Ахметгалиева Э.А., Кабирова Ә.Р.), 9 сыйныф укучысы Шакирова А. - 2 урынны (җитәкчеләре Рахимова Р.И., Ганеева А.А.) алдылар. Котлыйбыз, алда да уңышлар насыйп булсын.
-
Международный день книгодарения 14.02.2023

Ежегодно, начиная с 2012 года, 14 февраля отмечается Международный день дарения книг (International Book Giving Day) или Международный день книгодарения, который объединяет всех, кто дарит книги детям и прививает им любовь к чтению. Главная идея Международного дня книгодарения — показать, что по-прежнему "Книга — лучший подарок" и не теряет своей ценности даже в век технологий. В этот день также собирают книги для нуждающихся библиотек, которым так не хватает новых книг для пополнения и обновления их фондов.
-
Разговоры о важном 13.02.2023

Раскрыть значение и роль России в современном мире, формировать представления обучающихся о достижениях и мировой значимости российской науки, культуры, технологий - беседа с учащимися 7 класса была направлена именно на эти цели. Во время урока были задействованы разнообразные материалы – видеофрагменты, презентации, постеры, интерактивные задания.
-
Фёдор Иванович Шаляпин- великий русский оперный и камерный певец 13.02.2023

Фёдор Иванович Шаляпин - великий русский оперный и камерный певец. Он был первым русским певцом, который получил мировое признание.13 февраля исполняется 150 лет со дня рождения выдающегося оперного певца, артиста с мировой известностью, уроженца г.Казани Ф.И.Шаляпина.К этому событию в 5 классе прошёл час информации "Великий русский бас Фёдор Иванович Шаляпин».
-
Котлыйбыз! 13.02.2023

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Ганеева Алинә Илнар кызы татар теле фәне буенча олимпиаданың республика этабында призер булды.( җитәкчесе Зарипова М. Р.) Аны шундый зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә аңа сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
"Россия чаңгы юллары"акциясе 12.02.2023

Шәһәр стадионында ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юллары"акциясе узды. "Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе. Бу якты, масштаблы кышкы бәйрәмнең данлы тарихы бар. "Россия чаңгы юллары" акциясе елдан-ел мөһим вакыйгага әверелә бара. Бу акциядә безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар.














