Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2023

Тел – ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең тагын берсе. Ул безне башта кечкенә гаиләгә туплый, ә аннан соң олы милләт итеп берләштерә, һәм зур дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Аның аша безгә ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, -И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,– дип язып калдырмагандыр. Ана теле безгә куәт бирә, иҗат дәрте өсти! Рухи мирасыбызны да киләчәк буыннарга без тел аша тапшырабыз. Бүген без күп телләрдә сөйләшүче милләтләр арасында яшибез. Ана телен саклау өчен бөтен көчебезне биреп, егәребезне кызганмыйча эшләргә тиешбез. Барыбызга да билгеле, Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый. Үз теленең матурлыгын аңлап, ягымлы яңгырашын кече яшьтән үк тоеп үскән кеше киләчәк буыннарга калдыру өчен көчен бервакытта да кызганмаячак.
-
Мәктәптә – Туган тел көне 21.02.2023

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Бүген мәктәбебездә бик күңелле булды. Туган тел көне уңаеннан укучылар да, укытучылар да калфак, түбәтәйләрдән йөрделәр.Бәйрәм рухы сизелеп торды.
-
Котлыйбыз! 21.02.2023

Бүген 21 нче февраль "Туган тел" көне уңаеннан Арча шәһәрендә уздырылган "Туган телем - серле дөнья" районкүләм шигырь бәйгесендә 4 нче сыйныф укучысы Закирова Зөһрә Ингел кызы 3 нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!" 20.02.2023

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. В нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни среди 5-7 классов, посвященный "Дню защитника Отечества". Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!". Юноши состязались по разным видам спорта. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!!!
-
Котлыйбыз! 19.02.2023

8 нче сыйныф укучысы Кәбирова Әдилә Рәйхан кызы, "Казан утлары" журналы оештырган "Мәйдан - көрәшчеләр өчен" дип аталган әдәби әсәрләр конкурсында катнашып, кызыксындыру премиясенә лаек булды. Укучыбызны Муса Җәлилгә багышланган көрәш турнирында бүләкләделәр.Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ягез әле, егетләр! 18.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә югары класслар арасында "Стройда йөрү" һәм "Ягез әле, егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда егетләр үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
"Ватан сакчысына хат" акциясе 17.02.2023

Мәктәбебез укучылары "Ватан сакчысына хат" акциясенә актив кушылдылар. Без язган хатлар Екатеринбург шәһәрендәге Үзәк хәрби округка җибәрелде.
-
Котлыйбыз! 17.02.2023

16 нчы февраль көнне рус теле фәненнән олимпиаданың республика этабы узды. Мәктәбебез укучылары сынатмады: 7 нче сыйныф укучысы Ганеева А. - җиңүче, 8 нче сыйныф укучысы Солтанова И. И. - призёр, 9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Р. Р - җиңүче. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар сезгә!!!
-
Чаңгы ярышы 16.02.2023

Укытучыларыбыз Арча стадионында мәгариф оешмасы профсоюз членнары арасында оештырылган чаңгы ярышында актив катнаштылар.
-
Всемирный день управления информацией 16.02.2023

Сегодня классный руководитель Кабирова А.Р. рассказала восьмиклассникам о Всемирном дне управления информацией, который ежегодно отмечается в третий четверг февраля. В этом году он выпал на 16 февраля. Цель этого дня - донести до пользователя важность управления потоком информации, и , самое главное, его защиты.














