Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Разговоры о важном 27.02.2023

Тема: Традиционные семейные ценности.
Цель занятия в 1-4 классах: воспитывать у обучающихся уважение к семейным ценностям и традициям, способствовать пониманию необходимости выстраивать взаимоотношения в семье на основе любви, взаимоуважения и взаимопомощи друг другу.
Цель занятия в 5-11 классах: формирование у обучающихся понимания традиционных российских семейных ценностей; преемственности поколений, взаимоуважения и взаимопомощи в семье.
-
Ягез әле, егетләр! 26.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 2-4 класслар арасында "Ягез әле, егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда укучылар үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, әтиләр командасы белән көч сынаштылар. 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
-
Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара! 25.02.2023

25 нче февраль көнне укучыларыбыз Әфган сугышы ветераннары белән берлектә Әфганстанда һәлак булган Гарипов Нәҗип Нәкыйп улының истәлек тактасы янына, Әфганистан сугышы ветераны Фәйзиев Камил Шамил улы һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Әглиев Алмаз Хәмит улының каберләренә чәчәкләр куйдылар.
-
День открытых дверей 25.02.2023

Институт филологии и межкультурной коммуникации Казанского (Приволжского) федерального университета приглашает учащихся образовательных организаций, родителей и педагогов на День открытых дверей, который состоится в субботу, 25 февраля 2023 ,.г в 12.00 ч.
по адресу: г. Казань, ул. Татарстан, д. 2. В программе:
11.00-12.00 - Очная регистрация и экскурсия по институту (1 этаж, фойе).
12.00-12.30 - Презентации направлений подготовки и образовательных программ
Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ. 12.30-14.00 - Индивидуальные консультации на площадках:
- Высшей школы русской и зарубежной филологии им.Льва Толстого.
- Высшей школы национальной культуры иобразования им. Габдуллы Тукая.
- Высшей школы русского языка и межкультурной коммуникации им. И.А. Бодуэна де Куртенэ.
-
Котлыйбыз! 24.02.2023

22 февраль көнне Арча Укучылар сараенда Балтач, Кукмара, Теләче һәм Арча районнары укучылары арасында кул көрәше ярышлары узды. Ярышта безнең мәктәп укучылары да көч сынашып уңышларга ирештеләр. 8 класс укучысы Сабирҗанов Булат - 1 нче, 7 класс укучысы Фәйзрахманова Зөләйха - 2 нче, 8 класс укучысы Гыйльметдинова Адилә һәм 10 класс укучысы Ситдиков Фәнил - 3 нче урыннарны яуладылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Ватанны саклаучылар көне белән кайнар котлыйбыз! 23.02.2023

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
-
Котлыйбыз! 22.02.2023

Мәктәбебездән Ахмеровлар нәселен дәвам итүче укытучы-пенсионер Галәветдинова Венера Рәфкать кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметгалиева Эльмира Алис кызы "Без тарихта эзлебез" Республикакүләм конкурсның район этабында катнашып, беренче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, зона этабында да зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2023

Без бүген барлык эшләребезне читкә куеп, ир-атларыбызны бәйрәм белән котларга җыйналдык. Кыш бураннары аларга эшләрендә, тормышларында бәхет-куанычлар, саулык-сәламәтлек, бәхетле-шатлыклы көннәр алып килсен!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Җырдай моңлы татар теле 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
7 нче сыйныфта узган чара балалар күңелендә туган телгә хөрмәт, үз милләтең белән горурлану хисләрен ныгыткандыр дип ышанабыз. -
ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН! 21.02.2023

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерү белән бәйле. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, матур һәм бай. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Шулай да туган тел дип аталучы тел бер генә була. Башлангыч сыйныф укучылары да, үткәргән чарада актив катнашып, туган телгә мәхәббәт хисен тагын да ныгытып горурландылар.














