Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 26.11.2019

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов А. тарих, биология фәненнән, 8 класс укучыы Хөсәенов Ә. биология фәненнән призёр булдылар.(Укытучылары Закирова Л.А., Маннанова Л.Р.). Укучыбызга алга таба да зур уңышлар телибез. Молодцы!
-
Кес-баскет 25.11.2019 Безнең мәктәпнең баскетбол командасы район күләмендәге ярышта катнашып кайтты.

-
Әниләребез – бәйрәм кунаклары 24.11.2019 Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә уздырылды. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әниләребезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы теләп, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, биюләр башкарылды һәм балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырылды.

-
Котлыйм сине, әнием! 23.11.2019 Озайтылган көн тәрбиячесе Сәгъдиева Х.К. җитәкчелегендә Әниләр көне уңаеннан бик матур кичә үткәрелде. Мәктәптә һәм авыл клубында укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.

-
Көзнең соңгы өмәсе 23.11.2019 Бүген мәктәптә көзнең соңгы өмәсе үткәрелде. Коелган яфраклар,саксыз ташлагган чүпләрне җыйдык.

-
"Әнием минем" рәсем конкурсы 22.11.2019 Әниләр көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән Сәгъдиева Х.К. "Әнием минем" рәсем конкурсы үткәрде.

-
Юлларда имин йөрик! 22.11.2019 Беренче класс укучылары юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

-
Бала хокуклары турында Конвенция 21.11.2019 Бөтендөнья балалар көне уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгате үтте. Балалар хокукларын өйрәнү буенча төрле конкурсларда катнаштылар.

-
"Круглый стол" 21.11.2019 Сегодня в школе прошла встреча со старшим инспектором ПДН ОМВД России по Арскому району майором полиции Хидиятуллиной А.А. , с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района в сфере семейного неблагополучия и правонарушения среди несовершеннолетних Хабировой Р.Г.. и акушеркой АЦРБ Хусаеновой Г.Р.

-
Бала хокуклары турында Конвенция 20.11.2019 Бөтендөнья бала көнен бәйрәм итү датасы 1959 елда Бала хокуклары Декларациясен кабул итү хөрмәтенә сайланган. Шул ук көнне, 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. Шуңа күрә 20 ноябрь - дөньяның барлык балаларына багышланган көн булып санала. Бүген Д .Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре узды. Башта балалар "хокук" төшенчәсенә билгеләмә бирергә тырыштылар, аннан соң һәр гамәлнең нигезендә килеп туган хәлләргә җаваплы яки җавапсыз караш ятуы турында сөйләштеләр. Балаларга зарарлы гадәтләр, дуслар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына төрле ситуацияләр тәкъдим ителде. Мондый уен-анализ аларга барлык гамәлләр безнең сайлауга бәйле булуын аңларга ярдәм итте. Әңгәмә ахырында балалар һәр кеше җаваплы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.









