Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Якташың белән горурлан! 18.10.2019 “Арчалыларның тормыш кодексын” өйрәнү башлангычын дәвам итеп, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Якташың белән горурлан!”исеме астында сыйныф сәгате үтте. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбызны барлап, аларның әсәрләрен укып танышуны максат итеп куйдык. Алар арасында Рөстәм Галиуллинның “Гипнозчы малай”, Гүзәл Әдһәмнең “Әбием ни исемле”, Мөнирә Сафинаның “Болыт кыз”, Сания Әхмәтҗанованың шигырьләр җыентыгы, Флера Мәрданованың “ Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк”, Хәнәфи Бәдигыйлның “Акыллы туп” кебек хикәяләре, әкиятләре һәм шигырьләре зур урынны алып торды. Тормышта үзләренең тыйнаклыгы, сабырлыгы, мавыктыргыч, онытылмаслык әсәрләре белән истә калырлык якташ язучыларыбыз, шәхесләрләребез әле байтак. Аларны барлыйк, укыйк һәм нәтиҗә ясыйк.

-
Без Әлифба музеенда 17.10.2019 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан берничә ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән проект гамәлгә ашырыла. Казиле башлангыч мәктәбе укучылары да бу проектта бик теләп катнашалар. Укучылар Арча педагогия көллиятендә урнашкан Россиядә беренче уникаль Әлифба музеенда булдылар.Анда урнашкан бөтендөнья әлифбалары тупланмалары белән таныштылар.

-
Вожатыйлар 16.10.2019 Россия укучылары хәрәкәте (РДШ) активистлары башлангыч класс укучылары белән төрле чаралар үткәрәләр.

-
Котлыйбыз! 15.10.2019 Гражданнар оборонасы көне уңаеннан үткәрелгән чараларда актив катнашкан укучылар Грамота белән бүләкләнде.

-
Республика ярминкәсендә 12.10.2019 Казан шәһәрендә мәктәпләрнең көзге ярминкәсе гөрләп узды. Безнең мәктәп коллективы да ярминкәдә сәүдә итеп кайтты.

-
Көзге кросс 10.10.2019

-
Котлыйбыз! 09.10.2019 Мәктәпнең профсоюз оешмасы спорт ярышларында актив катнашып район мәктәпләре арасында 3 урын алды. Молодцы!

-
Безнең туристлар 08.10.2019 Арча районы Мөрәле авылында көзге туристик ориентлашу буенча район ярышлары булды. 5 класс укучысы Гайнетдинов Айзат ярышта призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз!

-
Котлыйбыз! 07.10.2019 Укытучылар көне уңаенан район Башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән Казиле башлангыч класслар укытучысы Арсаева Лилия Равил кызын котлыйбыз. Уңышлар юлдаш булсын!

-
Котлыйбыз! 07.10.2019

Физик культура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсурович Арча мәгариф идарәсе Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!








