Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Бакчада эш кайный. 06.06.2016

Помидорлар күчерәбез.
-
Чәчәкләр күчерәбез. 03.06.2016

-
1 июнь- балаларны яклау көне. 01.06.2016

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.
БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.Бөтен җир шарындагы сабыйларга игътибар җәлеп итү максатыннан әлеге бәйрәм һәрвакыт төрле чаралар белән уздырыла. -
"Россия без табака" акциясе 31.05.2016

"Сәламәтлек көне" кысаларында мәктәбебезнең "СМС- дети" проектында катнашучы укучылары чираттагы акцияне уздырдылар. Алар укучыларга һәм бәйрәмгә килгән кешеләргә тәмәкенең килеп чыгышы һәм аның сәламәтлеккә китергән зыяны турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар тәмәке тартуга каршы көрәшкә теләктәшлек белдереп, зәңгәр төстәге тасмалар бәйләделәр. Соңыннан флешмоб уздырылды.
-
Мәктәп сабантуе. 30.05.2016

Һәрелны күркәм гадәт буенча мәктәбебездә Сабантуй үткәрелә.Укучылар төрле спорт ярышларында үзләрен сынап карыйлар, төрле кызыклы бәйгеләрдә катнашалар. Бәйрәмгә авыл халкы, әти-әниләр дә килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
укучылар походта. 28.05.2016 Укучылар уку елының соңгы көннәрендә класс җитәкчеләре белән походларга чыктылар.

-
Казанга экскурсия. 27.05.2016

Беренче класс укучылары әниләре һәм класс җитәкчеләре Диләрә Хәйдәровна белән Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 25.05.2016

Бүген иртәдән үк мәктәптә бәйрәм рухы хөкем сөрә, ләкин бу бәйрәм - моңсу бәйрәм. 11 ел буе мәктәптә белем һәм тәрбия алган укучыларыбыз өчен ул соңгы тапкыр яңгырый.Бәйрәм тантанасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Мәктәп инспекторы белән әңгәмә. 23.05.2016

Мәктәп иннспекторы Мансур Камбилевич 7- 11 класс укучылары белән хокук бозулар, җәйге чорда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре,начар гадәтләрне булдырмау турында әңгәмә үткәрде.
-
19май- "Пионер туган көне" 19.05.2016

Бүгенге варислар бүген "Пионер туган көне"н искә алдылар.Шул уңайдан дружина сборы үткәрелде, еллык эшкә нәтиҗә ясалды.
















