Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Театраль конкурс. 21.04.2016 Арча педагогика көллиятендә В.Шекспирның 400 еллыгы уңаеннан үткәрелгән театраль конкурста мәктәбебез укучылары катнашып 2 нче урынга лаек булдылар.(җитәкчеләре- Зарипова Резидә Фәритовна)

-
Донорлар көне. 20.04.2016 Бүгенге тәрбия дәресе "Донорлар көне"нә багышланды. Барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

-
Бердәм дәрес. 20.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 20 апрельдә мәктәбебездә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган Бердәм дәресләрләр үткәрелде. Укучылар бөек шәхесебезнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт иттеләр,шигырьләрен сөйләделәр җырлар башкардылар.
-
Мөнир Исмәгыйлевичка - 60 яшь. 19.04.2016 Мәктәбебезнең технология укытучысы Сабиров Мөнир Исмәгыйлевичка 60 яшь тулды.Укучыларыбыз бик матур котлау концерты күрсәттеләр. Бәйрәмгә юбилярны котларга Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ильсуровна да килде. 60 яшең килеп ишек каккач, Мендем димә яшьнең түренә Күңелеңдә калсын көз чуагы Гомер үтә диеп сүрелмә.

-
Мәрхәмәтлелек турында кино карау. 18.04.2016 "Мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында укучыларга тәрбияви кыска метражлы фильмнар күрсәтелде.

-
“Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе 16.04.2016 16 апрельдә республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә мәктәбебез дә теләп кушылды. Тантаналы линейкада акция, аның максат-бурычлары, атналык тәртибе аңлатылды. Акциянең девизы:” Делай. Учись. Делись. Изменяйся”. - “Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр.” Укучыларыбыз дәресләрдән соң авылыбыз мәчете янын җыештырдылар.

-
Өмә. 15.04.2016 Бүген бөтен мәктәп коллективы белән өмәгә чыктык. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз белән мәктәп янын чистарттык: карлар таратылды, чүпләр җыелды. Бергә эшләү үзе күңелле!!!

-
Тукай укулары. 14.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Мәктәбебезнең 8 класс укучылары Назметдинова Камилә, Шамсетдинова Илүзә бик матур чыгыш ясап III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.(укытучылары Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы)
-
Шашка ярышлары. 13.04.2016

Бүген башлангыч класс укучылары арасында Ата- аналар комитеты рәисе Мөхетдинов Рамил шашка ярышлары үткәрде.Ярыш бик күңелле булды.
1 урынга - 3 класс укучысы Исмәгыйлева Зөләйха;
2 урынга - 1 класс укучысы Хәсәнов Ильяр;
3 урынга - 3 класс укучысы Габдрахманова Азалия лаек булдылар.
-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе. 13.04.2016

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрельдә билгеле булды. Алар арасында безнең мәктәбебездән 8 нче класс укучысы Нәҗметдинова Камилә II урынга лаек булды.(укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйзовна). Алга таба да иҗади уңышлар телибез!!!
















