Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ата- аналар җыелышы. 24.04.2015

Бүген 9,11 класс укучыларының әти-әниләре, укучылар,укытучылар белән БДИ буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта район мәгариф бүлеге методисты Лилия Махмудовна имтиханнарның тәртибе белән таныштырды. Шулай ук каникуллар чорында эшләп караган имтихан эшләренең нәтиҗәсе чыгарылды. Барлык әти- әниләр дә 100% килгән иде. Җыелышлар классларда кызыксындырган сораулар буенча дәвам итте.
-
Г. Тукайга багышланган кичә. 23.04.2015

Тукай сүзе – бүгенге мәдәни тормышның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы. Заман сулышын тоюда, әдәбиятыбызда бара торган процессларны аңлауда иң зур һәм төгәл бизмән булып, Тукай әсәрләре тора. Һәр чор укучысы әсәрләренең тирәнлегенә төшенергә тырыша. Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәсе үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты күпкырлы. Ә без бүген кичәбезне “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия ” дип атадык.
-
Георгий ленталары тарату. 22.04.2015 "Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында бүген авыл урамнарында георгий ленталары таратылды.Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әлеге чара күпләрнең күңеленә бәйрәм рухы өстәде.

-
Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы. 21.04.2015

20 нче апрельдән ”Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы” старт алды. Мәрхәмәтле башлангычлар көне- 20.04.2015 Дуслык көне 21.04.2015 Георгий лентасы. 22.04.2015 Мәрхәмәтле сүзләр көне. 23.04.2015 Игелекле эшләр көне 24.04.2015 Һәйкәлләргә юл. 25.04.2015 Минем гаиләм. 26.04.2015 Мәрхәмәтле нәтиҗәләр. 27.04.2015
-
Сәламәтлек- зур байлык. 20.04.2015 Бүген мәктәбебезнең 6-7 класс укучылары авыл китапханәсенә "Сәламәтлек дәресе"нә төштеләр. Фельдшер Зарипова Равия Имамиевна укучыларга тәмәкенең, аракының, наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләде. Шулай ук компьютер янында озак утыруның никадәрле зарарлы булуын аңлатты.

-
Өмә. 18.04.2015

Мәктәп янын тәртипкә китерү дәвам итә. Укучылар бу шимбәдә дә язгы өмәгә чыктылар.
-
Башлангыч белем сыйфатын бәяләү мониторингы 17.04.2015

Бүген 4 нче сыйныф укучылары проект эше якладылар. 2 төркем "Җир планетасы турында мин ниләр беләм" һәм "Балалар мәйданчыгы" темалары буенча эшләделәр.
-
"Ильһам " бәйгесе
16.04.2015
15 апрель көнне Казанда "Пирамида" мәдәни- күңел ачу комплексында "Ильһам" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Бу тантанада мәктәбебез укучысы Гафурова Азалия дә катнашты һәм диплом, истәлекле бүләк белән бүләкләнде.Азалия бу бәйгегә үзенең "Җәйне сагыну" шигырен тәкъдим иткән иде. Азалиягә иҗади уңышлар телибез. Безне матур шигырьләре белән тагын да сөендерер дип ышанабыз.
-
Мониторинг оценки качества начального образования 15.04.2015

-
Җыр фестивале 14.04.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Песни великого подвига" җыр фестиваленең "Вокаль дуэт" номинациясендә 7 класс укучылары Нәҗметдинова Камилә һәм Кәлимуллина Гөлгенә I урынга лаек булдылар.
















