Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Көзге бал" 27.10.2018

Көзге уңышларны җыеп алу белән мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелә. Укучылар әлеге бәйрәмне көтеп алалар, үзләренең белем һәм күнекмәләрен кичәдә оста итеп куллана беләләр. Бәйрәм күңелле конкурслар, кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан күпләр көтеп алган дискотека булды.
-
Табигатькә сәяхәткә чыктык. 27.10.2018

Бигрәк матур шул быел көз! Күлмәкләре дә бик күп аның, әнә ничек агачларны киендергән. Бәйрәмгә барырга әзерләнгән сылу кызлармыни. Искиткеч матур, сокланып туймассың!Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Һавада искиткеч тәмле көз исе тора. Яфракларны су ерып йөргән кебек ерып йөреп була. Җир өстенә шундый матур келәмне кем япты икән?! Монысы да көз эше, һичшиксез! Бигрәк серле дә бу көз! Табигатьтә ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Һәр күңел могҗиза көтә һәм көзнең матурлыгына сокланып үзенә тәм таба, тынычлана. Яңгырлар да еш сибәли, кайбер көннәрне хәтта чиләкләп коя. Андый көннәрдә көзнең матурлыгы белән тәрәзәдән карап кына сокланасың. Кешеләр каядыр баралар, җыелып торган сулардан сикерә-сикерә, яңгырдан тизрәк кереп качырлык урын эзлилэр. Ләкин шунысы кызык, йөзләрендә барыбер шатлык балкый. Көзебез безнең бай да, юмарт та, матур да! Эх, матур көз, тизрәк китәргә ашыкма әле, туйганчы сокланып калыйк үзеңә!Көзнең шундый гүзәл мизгеленнән файдаланып, башлангыч сыйныф укучылары белән табигатькә сәяхәткә чыктык.
-
Уңыш бәйрәме. 26.10.2018

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” узды. Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. “Алтын Көз”, көз кызы “Сөмбелә” килеп кергәч бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китте. Балалар көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Көзге фантазия. 25.10.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге фантазия” конкурсы үткәрелде. Укучылар барлык көчләрен туплап, берсеннән – берсе матур әйберләр ясап алып килделәр.
-
“Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” 24.10.2018

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дигән темага класс сәгатьләре узды. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
Экскурсиядә. 24.10.2018

Бүген без Гани Сафиуллин музей-йортында экскурсиядә булдык.
-
“Ут дус та, дошман да”. 23.10.2018

Бүген 1 класс укучылары белән “Ут дус та, дошман да” дигән темага әңгәмә үтте.
-
“Дәүләт символларын беләсеңме?” 22.10.2018

5 нче класста “Дәүләт символларын беләсеңме?” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе турында белемнәрен ныгыттылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
«Подари книге вторую жизнь» 20.10.2018

В связи с проведением республиканской благотворительной акции «Подари книге вторую жизнь» идет пополнение фонда школьных библиотек учебной, научно-популярной, художественной, справочной литературой.
-
Урок парламентского часа. 19.10.2018

Уроки парламентского часа не обошли стороной 6 и 9 классы. Ученики 9 класса ознакомила обучающихся 6 класса с понятиями герб,флаг, рассказали о законах Российской Федерации и ознакомили с Конвенцией о правах ребенка. В конце классного час обучающиеся спели гимн Российской Федерации и участвовали в интеллектуальном марафоне, который организовала Мустафина Г.Б.. В итоге обе команды показали ровный результат и победители не были выявлены.
















