Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 16.01.2018

19 января 2018 года 12:00-13:30 проводится республиканское родительское интернет-собрание по теме: "Виртуальная жизнь ребенка: интернет - друг или враг?"
-
Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел. 16.01.2018

МБГБУ “Носы төп мәктәбе”ндә 16 нчы гыйнвар көнне Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар үтте. Мәктәп фойесында Ш.Мәрҗанигә багышланган күргәзмә эшләде. Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге буенча телдән журнал үткәрелде һәм презентация күрсәтелде. Шулай ук викторина оештырылды. 8-9 нчы класс укучылары “Россия тарихында Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге” дигән темага чыгышлар ясадылар, түгәрәк өстәл артында фикер алышу үткәрелде.
-
Беренче урын. 13.01.2018

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге һәм “Арча хәбәрләре” газетасы 2017 ел азагында мәктәп укучылары арасында “Геройлар көне уңаеннан” иншалар конкурсы үткәрде. Мәктәбебез укучылары да бу конкурста актив катнаштылар. 8 нче сыйныф укучысы Хлопушин Р. Р. беренче урынны алды. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Хәрби бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов конкурста җиңүчеләргә һәм аларның укытучыларына хәрби комиссариат һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе исеменнән Мактау грамоталары, “Геройлар” китабы, сертификат тапшырды. Районның ДОСААФ оешмасы “Батырлык” китабы, “Арча хәбәрләре” газетасы редикциясе телефон белешмәсе һәм стена календаре бүләк итте.
-
“Биек-биек тау битеннән чана шуып төшәбез” 12.01.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары биек таудан чана шудылар. Көне буе укып, арганнан соң, иркенлеккә чыгып, җил ыжгыртып, оча-оча шудылар. Монда инде бер-береңә үпкәләү, киреләнеп тору юк, узара дуслашып бетәсең. Монда бөтенләй башка мөгаләмә, башка дөнья. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч тә, теләр-теләмәс кенә таралдылар. Компьютер уеннары белән артык мавыгып, хәрәкәтне оныта барган балалар өчен менә дигән савыгу чарасы! Исән-сау гына була күрсеннәр.
“Звонок булды
физкультурага,
чаналар тартып,
без киттек тауга.
Таудан выжылдап
төшеп китәбез,
нәкъ апа торган
җиргә җитәбез...”шигыре “Әлифба”да гына калмас,алла боерса.
-
Рәхмәт көне. 11.01.2018

11 гыйнварда дөньякүләм Рәхмәт көне итеп билгеләп үтелә. “Рәхмәт” сүзе — һәр балага теле ачылгач ук өйрәтелә торган “исәнмесез”, “зинһар өчен”, “рәхим ит”, “сау булыгыз”, “мөмкинме”, “хәерле иртә” кебек тылсымлы сүзләрнең берсе ул. Бу сүзләрнең сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына игълан ителмәгән. Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт, сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана, җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара. Елның билгеле беркөнен дә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөнне берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде. Мәктәбебездә бу көнне аерым билгеләп үтүдән читтә калмады. 7 нче сыйныф укучылары Тухфатуллина Э. һәм Вәлиуллина Л. башлангыч сыйныф укучыларына үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге, ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы турында уен формасында “кызыклы тәнәфес” үткәрделәр. Балалар сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк иттеләр. Әйдәгез, бу көнне бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик!
-
Чаңгы көне. 05.01.2018

Бүген 5 нче январьда мәктәбебездә чаңгы көне үткәрелде. Бу спорт төрен укучылар бик ярата, чөнки чаңгыда шуу саф һавада сәламәтлекне ныгыту һәм чыныктыру чарасы булып тора. Алга таба укучылар чаңгы ярышларында да катнашып, уңыш яуларлар дип ышанып калабыз.
-
Шашка ярышында. 04.01.2018

4 нче январьда Арча укучылар сараенда үткәрелгән шашка ярышында безнең мәктәп укучылары командасы 3 нче урынны яулады. Шулай ук 7 класс укучысы Сафиуллин И., 1 класс укучысы Рахматуллин Ф. да мәктәп данын яклап 3 нче урынга лаек булдылар. Без аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 03.01.2018

Бүген 9 класс укучылары белән математикадан өстәмә консультация үткәрелде.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез.
02.01.2018
Укучылар өчен каникуллар башланды. 9 класс укучылары каникуллар чорында да өстәмә имтиханнарга әзерләнергә йөриләр. Бүген алар информатика һәм химия фәннәре буенча консультациягә килделәр.
-
Профсоюз ярышлары. 30.12.2017

Бүген Яңа-Кырлай мәктәбендә шашка, шахмат буенча зона ярышлары булып үтте. Мәктәбебезнең укытучылары ярышларда уңышлы катнашып кайттылар.
















