Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
В рамках акции День героев. 11.12.2017

9 декабря ученики 8 класса в рамках акции День героев были на экскурсии в городе Арска и посетили Парк Победы, им были рассказаны истории о героях нашего города и республики.
-
"Геройлар укыган мәктәптә белем алам" 10.12.2017

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучылары "Батырлар арабызда яши" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгате барышында герой пионерлар турында сөйләделәр, шулай ук хәзерге чорның кечкенә геройлары турында мәгълүмат алдылар. "Геройлар укыган мәктәптә белем алам" дип исемләнгән батырлык дәресе дә бик эчтәлекле, файдалы булды.
-
Геометрик җисемнәр ясау. 09.12.2017

Мәктәптә математика һәм физика атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында укучылар үзләрен геометрик җисемнәр ясауда сынап карадылар. 6 нчы класс кызлары бу эшне башкаруда аеруча активлык күрсәтте. Әфәрин, укучылар!
-
9 нчы декабрь- геройлар көне. 09.12.2017

Мәктәп залында “9 нчы декабрь- геройлар көненә багышланган “ Халык батырлыгы онытылмас” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге күргәзмә илебезне саклап аяусыз көрәшкән, бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбыз, аларның батырлыклары турында.
-
Математикадан ачык дәрес 08.12.2017

Бүген, 8 декабрь көнне, математика һәм физика атналыгы кысаларында Абдуллина Э.В. 6 класста математикадан “Процент һәм өлешләргә булган текстлы мәсьәләләр чишү” темасына ачык дәрес үткәрде. Укучылар процент табуга булган мәсьәләләрне чишү, аларны тормышта куллану буенча белемнәрен ныгыттылар. Дәрестә Сингапур методикасы элементлары киң кулланылды, төркемнәрдә эш, индивидуаль эш, фронталь эш алымнары файдаланылды. Укучылар актив катнаштылар, дәрес уңышлы үтте.
-
Урок мужества. 08.12.2017

В рамках мероприятий в честь Дня Героя Отечества, 8 декабря для учащихся нашей школы прошёл «Урок Мужества». Ребята расширили знания о героических страницах истории нашего Отечества, узнали имена многих Героев России, совершивших подвиги как в военное, так и в мирное время. Урок мужества направлен на воспитание патриотизма, формирование личностных качеств, гражданской позиции, чувства гордости и уважения к родной стране.
-
Математик лотерея. 07.12.2017

Математика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Математик лотерея” уены үткәрелде. Бу уенга теләге булган һәр укучы катнаша алды. Уен ике турдан торды. Беренче турда укучылар математика фәне буенча сорауларга җавап биреп, жетоннар җыйдылар. Икенче турда жетоннарны иң күп җыйган укучылар билгеләнде. Аларга лотерея билетлары алырга тәкъдим ителде. Билетларга математик мәсьәләләр язылган иде. Мәсьәләләрнең җаваплары буенча бүләкләр уйнатылды. Уенда катнашучылар бик канәгать калдылар.
-
Акция "Час кода". 06.12.2017

С 4 по 10 декабря проводится всероссийская акция "Час кода", направленная на повышение интереса молодежи к информационным технологиям, а также на иницирование и поддержку интереса к изучению информатики и программирования, повышение престижности ИТ-специальностей для молодых людей. В этом году организаторы акции подготовили тренажер для детей. Сегодня ученики сделали первые шаги в программировании.
-
Математик ралли. 06.12.2017

Мәктәбебездә математика һәм физика атналыгы башланып китте. Укучыларны математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, атналык кысаларында “Математик ралли” дип исемләнгән уен-ярыш узды. Бу уенда 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары катнашты. Ярышта кызыклы мәсьәләләр, ребуслар, анаграммалар чишү, табышмакларга җавап эзләү ярышны тагын да җанлы итте. Җиңүне 5 нче класс укучылары командасы яулады. Тамашачылар да үзләре өчен шактый кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Экскурсиядә. 02.12.2017

Бишенче класс укучылары Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. Укучылар бассейнда ял иттеләр, “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Экскурсия бик файдалы булды.
















