Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
“Табышмаклар кичәсе”.
30.01.2021
2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары арасында “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Үзләре әзерләп килгән табышмакларга җавап табу, “Төен чишү” уены балаларга бик ошады. Кичә бик кызыклы үтте. -
Тукай иленә сәяхәт.
29.01.2021
Бүген, 29 нчы январь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән ачык дәрес - сәяхәт үткәрдек. Әлеге дәрестә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әкиятләренә,тормыш юлына,иҗатына багышланган рәсемнәр,презентация карадык, аның әкиятләренә нигезләнеп ясалган мульфильнарны күрдек, мәкальләр әйтештек, табышмаклар чиштек, җырларын җырладык. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгында - әдәби-музыкаль кичә.
29.01.2021
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Кичә барышында укучылар халкыбызның милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, уеннарын уйнадылар, үзләренең осталыкларын сынадылар. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйребез Габдулла Тукай турында белемнәрен ныгыттылар, шигырьләрен сөйләделәр. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгында - КВН
28.01.2021
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән “Без Тукайны яратабыз” баш астында КВН үткәрелде.
-
Әзерлек.
28.01.2021
Сибагатуллин Р. көрәшкә барырга әзерләнә. -
День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады
27.01.2021
Ежегодно 27 января в России отмечается День снятия блокады города Ленинграда. В честь этой памятной даты с целью воспитания патриотизма, чувства гордости за свою страну, за свой народ, формирования у учащихся осознания исторического прошлого, воспитания чувства сострадания и гордости за стойкость своего народа в период блокады Ленинграда в МБОУ «Нусинская ООШ» были проведены классные часы. Классные руководители организовали просмотр фильмов о блокаде Ленинграда. Ребята наглядно увидели кусочек хлеба, который на протяжении многих блокадных дней оставался для человека единственным источником жизни и единственной надеждой. Никто из ребят не остались равнодушными. Память о том блокадном Ленинграде останется в их сердцах. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгында - мультфильмнар
27.01.2021
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укчылары белән татар телендә мультфильмнар карадык. Әби-бабаларыбыздан ишетеп, дәреслекләрдән укып белгән Шүрәле, Су анасы геройларын җанлы итеп күрү укучыларда бетмәс тәэсир калдырды.
-
Викторина «Тел бәйгесе»
26.01.2021
Бүген, 26 нчы январь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Тел бәйгесе” дип исемләнгән викторина үткәрдек. Әлеге викторина барышында укучылар белән мәкальләр әйтештек, табышмаклар чиштек, тизәйткечләр әйтеп телләрне чарладык, мәзәкләр сөйләп күңелләрне күтәрдек.
-
Атналыкта
25.01.2021
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Туган телем- иркә гөлем” темасына әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар белән туган як, туган тел турында сөйләшү уткәрелде, шигырьләр, милли уеннар өйрәнелде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
25.01.2021
25-30 январь аралыгында мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы узачак. Атналыкның төп максаты: 2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан донья халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштыру.
















