Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сафина Әминә апаны Яңа ел бәйрәме белән котладылар 28.12.2020

9 нчы сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Сафина Әминә апаны Яңа ел бәйрәме белән котладылар, аңа үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
-
Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләү. 27.12.2020

7 нче класс укучылары Сәрдәбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, ветеран укытучы Сәмигуллина Әминә Фәйзрахмановнаны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләделәр, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
-
Яңа ел белән. 25.12.2020

Сихри дөнья күгеннән
Ап-ак карлар коела,
Әйтерсең лә күбәләкләр
Нур диңгездә коена.
Могҗизалы бу күренеш
Куандыра күңелне
Яңа елның йомшак атлап
Килүе шул түгелме?
Шау – гөр килеп, мәктәбебездә Яңа елны каршылау бәйрәмнәре үтте. Бәйрәмгә һәр класс тырышып әзерләнде. Стена газеталары, рәсемнәр ясадылар, кабинетларны бизәделәр, кичә әзерләделәр.
-
“Юл кагыйдәләрен нык бел!” 21.12.2020

Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт һаләкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим. Шул максаттан, 2 һәм 4 класс укучылары белән, “Юл кагыйдәләрен нык бел!” темасына әңгәмә уздырылды.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 19.12.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлектә “Күңелле стартлар” үткәрдек.
-
Мы любим литературу и изучаем русский язык 17.12.2020

С целью повышения интереса учащихся к учебной деятельности было организовано внеклассное мероприятие по русскому языку и литературе среди учащихся школы. Оно способствовало развитию общеязыковых, интеллектуальных и познавательных способностей школьников, навыков сотрудничества, также выработке самодисциплины и самоорганизации.
-
Ачык дәрес. 11.12.2020

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Ачык дәрес. 10.12.2020

Математика –физика атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында физика укытучысы Григорьева Лена Ильясовна 7 нче класста “ Динамометр” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Дәрестә Сингапур стру ктурасы уңышлы файдаланылды.
-
Математикадан ачык дәрес 10.12.2020

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллина Э.В. 5 нче класста «Турыпочмаклыкның, квадратның, турыпочмаклы өчпочмакның мәйданнары» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле эш формалары кулланылды, укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
Җимлек ясадык 10.12.2020

Кышкы чор - кошлар өчен иң авыр вакытлар.Үсемлек орлыклары кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучлары мәктәп янына җимлекләр ясап элделәр. Көн саен кошларга җим салып торалар.
















