Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Инглиз теленнән мониторинг 14.11.2017

Бүген мәктәбебездә 4,6,8 нчы сыйныфларда инглиз теле фәне буенча мониторинг тест эшләре уткәрелде. Әлеге биремнәрне укучылар кызыксынып, тырышып башкарды. Инде хәзер нәтиҗәләрне көтеп калабыз...
-
Бүген -" Изгелек, игелеклелек көне" 13.11.2017

13 ноябрь- тарихта Изгелек, игелеклелек көне буларак билгеләнеп үтелә. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Олыны олы ит, кечене кече ит дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк.Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары тәрбия сәгатендә "Яхшылык җирдә ятмый"дигән презентация карап үттеләр.Үзләренә бай мәгълүмат алдылар. -
Г Т О 10.11.2017

Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш. ГТО – хезмәт һәм оборонага әзер (“Готов к труду и обороне”) дигәнне аңлата. ГТО нормативлары Советлар Союзы чорында 1931 елда ук гамәлгә кертелгән һәм аны ул 10 яшьтән 60 яшькә кадәр кешеләрне колачлаган. Мәктәп укучылары, яшьләренә карап, биш категориягә бүленеп ГТО тапшырса, 18 яшьтән узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар ун ел саен хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын раслаган. СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары тапшыру да онытылган иде. Хәзер бу патриотик тәрбиянең бер баскычы буларак кабат гамәлдә... Безнең мәктәбебездә дә укучылар көзге төр ГТО нормалары тапшырдылар. Алар урыннан ераклыкка сикерү, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү буенча көчләрен сынадылар.
-
Төбәкара конференциядә III дәрәҗә җиңүчебез 07.11.2017

1 нче ноябрь көнне Буа муниципаль районы “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта мәктәбе”ндә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарага төрле төбәкләрдән 120 укучы чакырулы иде. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Р.Р. да катнашты. Ул “Гаиләмнең кадерле ядкяре” секциясендә чыгыш ясап III дәрәҗәле дипломга лаек булды. Укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, конференциядә ТР Язучылар берлегеннән, Фәннәр Академиясеннән дә вәкилләр катнашкан. Буа муниципаль районы “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта мәктәбе”ндә Ринат Харис исемендә “Сәнгатьне күрү” музеенда да кунак булдылар. Әлеге конференциядән бик уңай тәэсирләр белән кайттылар.
-
Республикакүләм ата-аналар форумы. 28.10.2017

Агымдагы елның 28нче октябрендә "Ныклы гаилә - укучыларның социальләшү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" исеме астында Республикакүләм ата-аналар форумы узачак.
Үткәрелү урыны: Казан халыкара мәктәбе (Мавлютов урамы, 5нче йорт); үткәрелү вакыты: 10.00-14.00.
Түбәндәге сылтама буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз:
-
Халыкара мәктәп китапханәләре көне!.. 23.10.2017

Мәктәптә гел генә үзенә тартып торучы күңелгә якын бер урын бар. Юк, юк, ашханә түгел, берсеннән-берсе серлерәк китаплар дөньясыннан торучы китапханә ул. Зур тәнәфестә булсынмы, дәрестән соңмы, китап сөюче укучыларны нәкъ шунда очратырга була. Һәрхәлдә, элек шулай иде. Шуңа да мәктәп китапханәсенең үз бәйрәме булуына бер дә аптырыйсы юк. Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһә¬миятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү. Безнең мәктәп китапханәсендә бик күп дәреслеләр, әдәби китаплар саклана. Укучылар китапханәгә бик теләп йөри. Кечкенә сыйныф укучылары да китаплар белән бик дус.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 21.10.2017

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек һәркөн гөрләп бара. Укучылар бу чараларда бик теләп шөгыльләнәләр. Бүген дә "Фантазияләр илендә" дип исемләнгән дәрестән тыш чарада укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Табигый материаллардан эшләнгән картиналар искиткеч матур килеп чыкты.
-
Агач утырту 18.10.2017

Мәктәп укучыларыбыз белән бергә тирә ягыбызны матурландыру , яшелләндерү максатыннан агач утырттык. Бу эштә һәр бала кысыксынып, теләп катнашты. Һәрберсе үзләре утырткан агачларга тамга салдылар. Агачларыбыз шаулап, матур булып усеп китсеннәр иде.
-
Әкияттә кунакта 16.10.2017

Мәктәбебездә уку-тәрбия юнәлеше белән беррәттән мәдәни өлкә дә үрелеп бара. Бүген башлангыч класс укучылары янына кунакка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кушлавыч клубы мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы кунакка килде. Укучыларны тылсымлы паласка утыртып, әкият иленә алып кереп китте .Балалар әкият кенә тыңлап калмадылар, уеннар да уйнадылар, табышмаклар да чиштеләр. Ахырдан Фәния апа һәрбер укучыга актив катнашкан өчен бүләкләр дә бирде. Бу чара һәр укучыбызга бик ошады.
-
Мәктәп яны территориясендә 12.10.2017

Дәресләрдән соң барыбыз да бергәләшеп мәктәп бакчасында көзге эшләрне дәвам иттек: чөгендер алдык. Аны кышкы саклауга куйдык. Җәй буе мәктәп тирәсен бизәп утырган чәчәкләрнең орлыкларын җыйдык,бәрәңгеләрен алып, подвалга урнаштырдык. Чүп-чарларны җыештырып түктек. Уңышыбыз мулдан булды, ә көнебез бик файдалы үтте. Мәктәп тирәбез көзге матурлык белән балкып, чистарып калды.













