Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Атналыкны йомгаклап... 16.02.2017

Җир йөзендә сугыш булмасын! Шушы исем астында мәктәбебездә Әфган сугышына багышланган атналык үтте. Атналыкны йомгаклап, бүген укучыларыбыз Әфган сугышы турында видео карадылар.
15 февраль – Хәтер көне. Тарихның килер буыннарына сабак булырдай бу сәхифәсен, әфган ветераннарын, чит илләрдә башын салган каһарманнарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас! -
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил... 15.02.2017

Бүген 15 февраль көнне мәктәбебездә патриот-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне билгеләнеп үтте.
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Укучылар Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган "Кемнең миллионер буласы килә?" уенында катнаштылар. Уенда алар Җәлил турында белемнәрен сынаттылар һәм яңалыклар алдылар. -
Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан... 14.02.2017

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 28 ел вакыт үтеп киткән. Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, безнең мәктәбебездә дә класс сәгатьләре уздырылды, презентацияләр күрсәтелде. Укучыларны Әфган сугышы, аның кызганыч нәтиҗәләре белән тирәнтен таныштырдык, анда хезмәт иткән ватандашларыбызга карата хөрмәт, горурлык хисләре уяттык.
Авыл җирлегендә оештырылып, Кушлавыч авыл клубында үткәрелгән массакүләм искә алу чарасында да укучыларыбыз актив катнашты.
Яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, балалар сугыш афәтен күрмәсен... -
Сездә ничек? Бездә ТәНәФеСлӘрДә шулай... 13.02.2017

Тәнәфес укучыларның иң яраткан вакыты. Аны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү тагы да кызыклырактыр, мөгаен. Татарстан Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән мультфильм балалар күңеленә бик хуш килде, билгеләнгән тәртиптә укучылар әлеге мулЬтвакыйгаларны карарга зарыгып торалар. "Фиксиләр" туган телдә, татар телендә сөйләшә. Мультфильм "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән. Укучылар әлеге мультфильмнан төрле фәннәр белән бәйле файдалы бик күп мәгълүмат, яңалыклар да алалар.
-
Районкүләм чаңгы ярышлары 11.02.2017

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны бурыч итеп куеп, районыбызда төрледән-төрле ярышлар даими уздырылып тора. Бүген дә мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып кайттылар. Һава торышы җылы булганга, укучылар шактый иде. Мондый ярышлар сәламәтлекне арттыра, аралашу мөмкинлеге тудыра.
-
Парламент дәресе 10.02.2017

Мәктәбебездә “Законнар кайда туа?” дигән тема астында тәрбия сәгатьләре, "Татарстан-2030: республика киләчәгенә минем ярдәмем" темасына парламент дәресе уздырылды. Укучылар җәмгыять белеме дәресләрендә өйрәнгән белемнәрен камилләштерде, кызыксынган сорауларга җавап та алдылар. Командаларга бүленеп, биремнәр эшләделәр. Чараларда мәгариф һәм фән министрлыгы сайты материаллары да кулланылды. Укучылар Ватаныбызның чын патриотлары булып үсүләрен таныттылар.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 09.02.2017

Февраль ае безнең укучыларыбыз күңелендә "Аҗаган" - хәрби-патриотик уены белән истә кала торгандыр. Бу уенны укучыларыбыз зур түземсезлек белән көтеп ала. Алар, командаларга бүленеп, төрле спорт ярышларында көч сынашалар. Менә бүген дә кечкенә сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы үтте. Укучылар бу уенга бик теләп әзерләнәләр һәм катнашалар. Һәрбер бала җиңүгә үзеннән өлеш кертергә тели. Уңышлар сезгә, кадерле укучылар!
-
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне 07.02.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган.
Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.
Татарстан Республикасының гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк формалы.
Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс – республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш – элекеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.
Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм "Татарстан" язуы – алтын төс белән ясалган.
Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.
Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын , Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.
Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктәдә булуын аңлата.
Барсның коерыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.
Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуыны символлаштыра.
Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Төсләрнең символик билгеләре:
алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;
яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;
ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары;
кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;
Татарстан Республикасының гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.
Шул уңайдан бүген мәктәбебездә "Татарстан Дәүләт символлары" исеме астында класс сәгатьләре үткәрелде. -
Ачык дәрестә... "Сугыштан соңгы һәм 1960-1980 нче еллар әдәбияты" 06.02.2017

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.
Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Әюпова Рания Фирдүс кызы, 9 нчы сыйныф укучылары белән татар әдәбияты дәресеннән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес темасы: "Сугыштан соңгы һәм 1960-1980 нче еллар әдәбияты". Укытучы бу чорга иҗтимагый-тарихи күзәтү ясады, презентация ярдәмендә шагыйрьләрнең әсәрләре белән дә таныштылар. Дәрес бик файдалы һәм нәтиҗәле булды. -
"Сәламәт кыш!" ("Здоровая зимушка, зима!")акциясе кысаларында 04.02.2017

Республика күләмендә "Сәламәт кыш!" ("Здоровая зимушка, зима!") акциясе старт алды. Мәктәбебездә СМС-балалар хәрәкәтенең "Тукай оныклары" командасы оештыруында урамда, саф һавада күңелле ярышлар уздырылды. Чаңгыда, чана тартып йөгерү, аркан тарту кебек ярышлар үткәрелде. "Сәламәт яшәү рәвеше" девизы астындагы бәйге укучылар күңеленә хуш килде.













