Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Гомәр Бәшировка 115... 18.01.2016

Якташ язучыбыз Гомәр Бәшировка 115 ел тулуга багышланган әдәбият дәресе булды. Татар теле укытучысы Әюпова Р.Ф. мультимедиа презентация ярдәмендә укучыларга әдип турында шактый бай эчтәлекле яңалыклар сөйләде. Аның “Туган ягым – яшел бишек”, “Намус”, “Сиваш”, “Җидегән чишмә” һәм башка шундый күренекле әсәрләреннән өзекләр укылды. Дәрес укучыларда язучы иҗатына карата зур кызыксыну уятты.
-
Тәрбия эшләре буенча киңәшмә 16.01.2016

Арча район мәгариф идарәсендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының киңшәмәсе булып узды. Анда эшләгән эшләргә анализ ясалды. Киләчәк эшчәнлеккә максатлар, акцияләрдә катнашу бурычлары билгеләнде...
Мәктәп эшчәнлеге яңалыклары, методик кулланмалар һ.б. белән безнең Официаль төркемебездә тулырак таныша аласыз...
-
Эшлекле очрашу 15.01.2016

Агымдагы атнада Арча шәһәре 5нче номерле гимназиясе базасында чыгарылыш имтиханнарына әзерлек торышы буенча зональ очрашу үткәрелде. Анда һәр мәктәптән директор һәм укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары чакырулы иделәр. Мәгариф бүлеге оештырган әлеге очрашу бик эшлекле формада оештырылды. Һәр мәктәп җитәкчесе имтиханнарга әзерлек эшчәлеге белән бүлеште, проблемалар һәм уңай якларны ачыклады... Очрашу нәтиҗәсе булып укыту эшчәнлегенә анализ ясалды һәм максатлар билгеләнде...
-
SаMоSоятельные дети 11.01.2016

"SаMоSоятельные дети" проекты кысаларында эшләр каникуллар чорында да дәвам итте. "Балкыш" отряды укучылары тыл ветераны Фаттахова Нәфисә Рәхимҗан кызы янында булып бүләкләр тапшырдылар, хәл белештеләр.
-
Республика балалар чыршысы... 25.12.2015

Республика балалар чыршысы әлеге чараның Татарстанда үткәрелә башлавына да 15 ел тулган. Президент чыршысы быел “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Әлеге серле тамашаны карага 7 мең бала җыелды. Алар арасында ике мең район укучысы, Казан мәктәпләрендә белем алучылар, шулай ук дүрт мең бала – “бик яхшы” билгесенә укучы, фестивальләр җиңүчеләре, иҗтимагый оешма активистлары, яшь спортчылар. Бәйрәмгә авыр тормыш ситуациясендә калган, мөмкинлекләре чикле булган балалар да чакырылган иде...
Безнең мәктәптән дә яхшы уку күрсәткечләренә ирешкән 9нчы сыйныф укучыбыз Гөлназ Әхмәдуллина әлеге бәйрәм чарасында булып кайтты.
- Бүген әлеге залда яхшыларның яхшысы җыелды. Без сезнең белән горурланабыз. Без барыбыз да үзебезнең яраткан Татарстан республикасында яшәвебез, укуыбыз, эшләвебез белән горурланабыз, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган балаларны...
-
Бездә юбилей!.. 18.12.2015

Хөрмәтле коллегабыз, мәктәп директорыбыз
Гайнуллин Ильгиз Ильяс улын
чын күңелебездән туган көне, олуг юбилее белән тәбрик итәбез!
-
Игътибарлы булыгыз!.. (+кулланма материал) 06.12.2015

Хәзерге вакытта террорчылык иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе. Ул төрле урыннарда төрле формаларда оештырылырга мөмкин. Сизгерлекләрен югалткан очракта террорлык актларында кешеләр корбан була!
Шунлыктан шикле әйберләр һәм шартлагыч җайланмаларга юлыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйбыз...Плакатлар өчен материаллар, күчерелмә инструкция һәм рекомендацияләр белән тулырак монда.
-
Мөхәммәт Мәһдиевкә 85!.. 03.12.2015

...2 нче декабрь көнне якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевкә 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәләре булды. Мондый кичәләр районда да, республика күләмендә дә бик зурлап үткәрелде. Без дә, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында үткәрелгән әлеге чарада катнаштык...
-
"СПИДка ЮК дип әйт!" 01.12.2015

Мәктәбебездә заманның иң куркыныч чире – СПИД турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре, Кушлавыч авыл клубында мәктәптән тыш катнашучылар белән очраш уүтте. СПИД – специфик вируслар китереп чыгарган һәм дәвалауга бирешмәүчән йогышлы авыру. Вирус кешенең канына үтеп керә һәм организмның иң мөһим саклану чарасы булган ак кан тәнчекләрен, ягъни лимфоцитларны зарарлый. Нәтиҗәдә СПИД йоктырган кешенең төрле авырулар чыгаручы микробларга, яман шешләргә бирешүчән булып калуы турында әйтелде. СПИД тан саклану, аны булдырмау чаралары турында сөйләшенде...
-
Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!.. (+ФотоВидео) 29.11.2015

Рәхмәт яусын барлык әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!..
БӘЙРӘМ БЕЛӘН ЧЫН ЙӨРӘКТӘН ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!
...Шушы матур бәйрәм уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, Кушлавыч "Карлыгач" балалар бакчасы коллективлары берләшеп бик матур әдәби музыкаль кичә оештырдык...













