Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтакте челтәрендә 13.04.2016

12нче апрельдән Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты В контакте социаль челтәрендә үзенең рәсми төркемен эшләтеп җибәрде. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан...
Тулырак чыганакта.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе 13.04.2016

Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенә эшләр кабул итү төгәлләнеп килә...
-
"Илһамият" бәйгесеннән призлы урын алып кайттык... 11.04.2016

9нчы апрель көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында бөек шагыйребез Г.Тукайга һәм татар театрына нигез салучы Г.Кариевка 130 ел тулу уңаеннан укучылар һәм студентлар арасында, республикакүләм "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган һәм конкурсантлар институтның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар. Кайсы яшь номинациясендә булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән чыгынакта.
-
Ветараннарга ярдәм йөзеннән... 09.04.2016

Кызганычка каршы авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары инде калмады. Шулай да коллективыбыз бу өлкәдә эшен дәвам итә. Кушлавыч мәктәбе укучылары тыл ветераны Гарипова Асия апада булдылар. Аның тормыш иптәше сугыш ветераны Минзариф ага инде вафат. Укучыларыбыз Асия апага йорт яннарын кардан арындырып бирделәр, ахырдан инде әлбәттә истәлеккә фотога төштеләр.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган флешмоб 08.04.2016

Татар яшьләре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты белән флешмоб башлап җибәрде. Тукай флешмобына билгеле шәхесләр, Россия өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар кушылды. Флешмобның максаты - яшьләр арасында Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру, интернетта татар телен популярлаштыру, аның аралашу даирәсен үстерү. Шуңа күрә флешмоб вакытында Тукай шигырьләрен төрле милләт вәкилләре сөйли, укый...
Тулырак чыганакта.
-
Мәктәпләрдә гаилә тормышы нигезләре дәресе булачак... 08.04.2016

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрнең укыту программасына Бердәм дәрес кертмәкче була. Ул һәр ел саен укытылачак. Бердәм дәрес "Гаилә һәм Ватан минем тормышта" дип аталачак. Ул Халыкара гаилә көненә багышлап кертелә...
Тулырак чыганакта.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2016

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең кечкенә сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән тәрбия чарасы үтте. Бу чарада укучыларга таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуы турында аңлатылды. Укучылар мультимедиа презентацияләр ярдәмендә бик кызыклы викторинада да үз белемнәрен сыный алдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 06.04.2016

Г. Тукайның 130-еллыгы уңаеннан "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар шагыйрьнең "Туган авыл" шигыренә композиция ясыйлар. Әлеге картина "Башваткыч" тапшыруына бүләк буларак әзерләнә.
Шулай ук мәктәбебез оештырган конкурска да эшләр актив рәвештә кабул ителә.
-
"Кошлар-канатлы дуслар" 04.04.2016

1926 нчы елдан башлап, 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләнеп үтелә. Безнең мәктәбебез укучылары да һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Тиздән алар ясаган ояларга яңа хуҗалар килер, балаларга рәхмәт әйтеп, канатларын кага-кага, матур җырларын сузар.
-
ЕРТга әзерлек 01.04.2016

Бүген, 1нче апрель көнне Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбендә 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча бердәм республика тестына әзерлек максатыннан сынап карау имтихан эше башкардылар.













