Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Дәрестән тыш чаралар... 18.01.2017

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Бүген безнең мәктәптә дә “Юллар имин, адымнар нык булсын” исеме астында кичә үтте. Кичәгә Арча ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Энҗе Газиз кызы кунакка килде.
Балалар Буратино, Мальвина, Белмәмеш кебек әкият геройлары белән Урман мәктәбенә сәяхәткә чыктылар. Анда юл билгеләре турында күп мәгълүмат алдылар, төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Ахырдан жюри нәтиҗәләр ясап, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
Түгәрәкләрдә... 17.01.2017

Тууына 110 еллыгы уңаеннан "Әдәби җәүһәрләр" түгәрәгендә Мирсәй Әмирнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының башлангыч чор иҗаты, кулга алыну, төрмәдәге булган хәлләре, әсәрләре турында өйрәнделәр. Әсәрләрендәге актив катнашкан геройларны бай рухлы һәм тирән хисле шәхесләр рәвешендә күрсәтеп, аларның күңел матурлыгын турында да фикер алыштылар.
Мирсәй Әмирнең әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратып укыла. Чөнки аларда әдип яшәгән чорның проблемалары, шул чор үзе чагылыш таба, әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый.20 нче елларның күренекле вәкилләреннән берсе — Мирсәй Әмир. Ул күпчелек замандашлары өчен уртак булган тормыш һәм иҗат юлы үтә.
Мирсәй Әмир 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли, Башкортстандагы «Яшь юксыл» газетасының селькоры да була. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла.
1929-1931 елларда М.Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак Идел буе хәрби округының Казан горнизонында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист булып эшли, газетаның күчмә редакциясе белән Урта Азиягә барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һәм Кызыл флот язучылары берләшмәсе) татар әдәбияты түгәрәкләре оештыру эшен башкара. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. -
Татар-башкорт көрәше... 15.01.2017

14нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр мәктәбе базасында Арча муниципаль районы башлыгы призларына татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеге узды. Әлеге бәйгедә 1999нчы елгы һәм аннан да яшьрәк яшьүсмерләр бил алышты. Ярышта безнең мәктәбебездән дә бертуган Шерматовлар катнашып үз көчләрен сынадылар, осталыкларын арттырдылар...
-
Класстан тыш чараларда... 13.01.2017

Кичә, 12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне иде. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.
Без дә башлангыч сыйныф укучылары белән Шарль Перроның туган көне уңаеннан класстан тыш чара үткәрдек. Балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык, әкиятләреннән өзекләр карадык. Ахырдан әкият геройларын сурәтләп рәсемнәр ясадык. -
"Тыюлыклар һәм милли парклар көне" 12.01.2017

Кичә мәктәбебездә югарыда күрсәтелгән темага махсус әзерләнгән сыйныф сәгатьләре үтте. 11 нче гыйнвар - илебездә тыюлыклар һәм милли парклар көне итеп билгеләп үтелә.
Тыюлыклар - саклык чаралары көчәйтелгән табигый территорияләр - бүгенге көндә, кыргый табигать һәм хайваннар дөньясын, аз гына өлешен булса да, үлемнән саклап калуның бердәнбер чарасы.
Шушы вакыйга өчен 11 нче гыйнвар көне юкка гына сайланмаган. Нәкъ 100 ел элек шушы көнне беренче тапкыр илебездә Баргузин тыюлыгы ачыла.
Хәзерге көндә илебездә 33 миллион гектар мәйданны биләп торучы 100 тыюлык һәм 7 миллион гектар мәйданны алып торучы 35 милли парк бар.
Укучылар сыйныф сәгатьләрендә шушы көннең тарихы, илебездәге кайбер тыюлыклар һәм милли парклар белән таныштылар. -
Салкын тисә... 10.01.2017

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин)...
-
Каникуллар тәмам!.. 09.01.2017

Каникуллар тәмамлануга карамастан табигать шартлары ялларны озайтырга карар итте ахрысы. Тышта 30-32 градус салкынлык. Укучыларыбыз мондый шартларда укырга йөрү турындагы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә бүген укырга килмәделәр. Һава шартлары бераз җылыта төшсә дә калынрак киенеп, һавада булуның вакытын да исәпкә алып сак булырга киңәш итәбез!..
-
Ялларда... 06.01.2017

Кышкы каникуллар чорында да мәктәбебездә төрле ярышлар, мероприятиеләр булып торды. "Барыбыз да чаңгыга" да, "Барыбыз да бозга" да бастык. Шулай ук район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының шашка һәм шахмат буенча зана ярышлары да бездә үтте. Киеренке көрәш шартларында җиңүчеләр билгеләнде. Ә 5нче гынйвар көнне зона ярышында шахмат уенчы җиңүчесе, мәктәп директорыбыз Гайнуллин И.И. район турында призлы 3нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!..
-
Яңа ел бәйрәме!.. 26.12.2016

Бүген бик матур яңа ел маскарады үткәрдек. Бәйрәм чарасын ачып мәктәп директорыбыз уку, иҗат, спорт алдынгыларына рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды. Аннан соң тамаша музыкаль-әкият белән дәвам итте. Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел да укучыларыбыз белән ял иттеләр. Төрле күңелле уеннар, матур җыр биюләр бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде... Ахырдан Яңа ел лотереясы уйнатылды.
-
Президент чыршысы... 25.12.2016

25нче декабрь көнне Казан шәһәре "Татнефть-Арена" боз сараенда Президент чыршысы үтте. Әлеге бәйрәм чарасына Республиканың барлык районнарыннан уку алдынгылары, төрле конкурсларда җиңүче иң актив, иң булган укучылар чакырулы иделәр. Арча районы төркемендә әлеге тамашада безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы, халыкара бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе лауреаты, рәсәйкүләм "Илһам" әдәби конкурсы дипломанты И.Әюпова да катнашты. Укучылар әлеге чарадан рәхәтләнеп ял итеп, тәмледән-тәмле бүләкләр алып кайттылар. Мондый грандиоз бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!..













