Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Г.Тукаевлар музей-йортында... 14.09.2016

"Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында Г.Тукаевлар музей-йортында кичә уздырылды. Музей диреторы Мөхәммәтшинә Ләйлә музей тарихы турында сөйләде. Укучылар бөек язучыбыз Г.Тукай язган шигырьләрен укыдылар. Кичә бик күңелле узды...
-
Атналык... 10.09.2016

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында берничә төркемгә бүленеп ветераннарга ярдәм итү оештырдык. Иске Җөлби, Яңа Җөлби, Кушлавыч авылларында ярдәмгә мохтаҗ картларга тимурчылык рейдлары узды.
-
Ачык дәрес 08.09.2016

Балаларнның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәбебездә "Тормыш иминлеге нигезләреннән" Бөтенрәсәй ачык дәресе үтте. Укучылар куркыныч янаган очракт үз-үзләрен саклау, бер-береңә ярдәм итү кагыйдәләренә өйрәнделәр.
-
Күңелле эстафета... 07.09.2016

Мәктәбебездә терроризм айлыгы кысаларында спорт ярышлары булып узды. Әлеге чаралардан укучылар бердәм булырга, дус-тату яшәргә, авыр чакта ярдәм кулы сузарга кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Ярышларда бик актив булдылар.
-
Тәрбияви чара 05.09.2016

Мәктәбебездә, терроризмга каршы тәрбия максатыннан чара үткәрелде. Мероприятие террор актларында һәлак булганнарга, хезмәт вазифасын үтәгәндә башларын салган кешеләргә багышланды. Бу дата 2004нче елда Бесланның №1 мәктәбендә терроризм аркасында һәлак булган укучылар һәм укытучыларга бәйләнгән. Кинофильм караганда күзләргә яшьләр килде. 334 кешенең гомере өзелгән. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
"Әдәби мәйдан" 02.09.2016

Бүген Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы һәм китапханәсе берлегендә Г.Тукай иҗатына багышланган "Әдәби мәйдан" чарасы үткәрелде. Бу мероприятиедә укучылар, әти-әниләр, укытучылар Тукай иҗатын никадәр белүләрен күрсәттеләр. Җырлар җырланды, төрле шигырьләре сөйләнде.
-
"Белем көне" 01.09.2016

1 сентябрь - "Белем көне". Бүген барлык мәктәпләр ишекләрен киң ачып үзенең нәни дусларын каршылады. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, барлык укучыларга иң изге теләкләр юлланды. Хәерле сәгатьтә!..
-
25.08.2016

-
"Россия - без табака" акциясе 28.06.2016

Мәктәбебезнең "Самостоятельные дети" төркеме "Россия - без табака" дигән акция уздырдылар. Алар урамнан үтүче өлкән һәм яшь кешеләргә тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр, зәңгәр ленталар өләштеләр, ахырдан бу ленталар бәйләнгән агач янында фотога төштеләр.
-
Кушлавычта зур очрашу... 26.05.2016

Бүген Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей-йортында Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларын һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театр артистларын каршы алдык. Алар Г.Тукай музеенда һәм һәйкәле янында булдылар, аның иҗатын искә төшереп, шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар. Шуай ук Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улының каберен зиярат кылдылар. Без алар белән очрашуыбызга бик шат!













