Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Көрәш... 22.10.2016

Бүген Наласа мәктәбе базасында Арча муниципаль районы мәктәп укучылары (2004нче ел һәм кечерәкләр) арасында татар-башкорт көрәше буенча ярыш уза. Безнең мәктәп командасы да әлеге беренчелектә катнаша. Спортчы яшьләребезгә уңышлар телибез.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 21.10.2016

Тәрбия сәгатьләрендә "Су саклау зоналары елы" уңаеннан ачык чаралар күрсәтелде. Укучылар күлләр турында мәгълүмат алдылар, аларны чиста тоту кирәклеген белделәр, андагы суүсемнәр, балыклар һәм башкалар турында тирән белем алдылар.
-
Агач җимеше белән -кеше эше белән... 18.10.2016

"Агач җимеше белән -кеше эше белән матур" - ди безнең татар халык мәкале. Безнең мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылры кичә җимеш агачлары утыртты. Ул агачлар киләчәктә үзләренең татлы җимешләре белән безне куандырып торыр.
-
Гаилә кыйммәтләре 14.10.2016

Бүген 8нче, 9нчы сыйныфлар өчен "Гаилә кыйммәтләре" дигән тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар гади һәм катнаш никах турында белделәр, аларның уңай һәм кимчелекле яклары аңлатылды. Гаиләне саклау изге бурыч икәнлеге презентация ярдәмендә сөйләнде.
-
Эстафета 10.10.2016

СМС-балалар хәрәкәте үз акцияләрен гел уздырып тора. Без дә "Сәламәт йөгерү!" девизы астында укучылар белән эстафета үткәрдек. Укучыларның күңелләре күтәрелеп китте.
-
Фәннәр академиясеннән кунаклар... 07.10.2016

Районыбызга Дәүләт фәннәр академиясеннән Россия фәннәр академиясенең вице-президенты Малофеев Николай Николаевич җитәкчелегендә бик күренекле кунаклар килде. Арча районы җирлегендә аларны кабул итү тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән берлектә безнең мәктәбебез укучылары, администрациясе вәкилләре дә катнашты.
-
Өлкәннәр декадасы 06.10.2016

"Өлкәннәр декадасы" уңаеннан мәктәп балалары һәм укытучылар катнашуында клубта бик матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Алдан чакыру кәгазьләре өләшенгәч, барлык әби-бабайлар да килгән. Җыр, бию, уен-көлке, әби-бабайларны ике командага бүлеп ярыштыру - һәммәсе дә өлкәннәрнең күңелен күтәрде. Ахырдан сыйлы табын артында чәй эчеп, гапләшеп утырдылар. Бар да канәгать калды.
-
Бәйрәм белән!.. 05.10.2016

Хөрмәтле коллегалар! Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучы хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучылар турында дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз дип ышаныч белән әйтергә була. Укытучы сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң. Барлык көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен, укучылар өчен дип яши укытучы.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Укучыларыбыз күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Хөрмәтле укытучылар, һөнәри бәйрәмебез белән!.. Һәм инде калган әйтер сүзләрне Фәнис ага Яруллинның бик матур шигыре белән йомгаклыйсыбыз килә:
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк!.. -
Г Т О 03.10.2016

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"- ди татар халык мәкале. Безнең дә мәктәбебездә сәламәтлекне саклау өчен барлык мөмкинлекләр оештырылган. Укучылар көзге ГТО нормаларын бик актив тапшырып киләләр. Бүгенге көндә урыннан ераклыкка сикерү буенча норматив тапшырылды.
-
"Сөмбелә" 01.10.2016

Кушлавыч авыл клубы бинасында мәктәп балалары катнашында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм чарасы шулай ук өлкәннәр көне декадасы башлану уңаеннан да оештырылды. Төрле ярышлар, күңелле уеннар, табышмаклар барысының күңеленә хуш килде. Ахырдан ярминкәдә сатылган тәм-томнардан авыз иттек.













