Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Мәңге нур син, и Тукай!" 26.04.2023

26 нчы апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 137 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын, тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел. Чыннан да татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотыла, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Шул уңайдан укучыларыбыз белән Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдык, музейда шигырьләр сөйләдек, викторина үткәрдек. -
"Без Тукайлы халык..." 25.04.2023

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, туган авылында мөхтәрәм кунаклар кабул иттек. Укучыларыбыз чыгышыннан соң, музей ишек алдында әдәби компазиция күрсәтелде. Әтисе Мөхәммәтгариф каберенә зиярат кылганнан соң, бездәге чара шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды. Кунаклар Кырлайга юл тотты.
-
Мөһим сөйләшү 24.04.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном Яз һәм Хезмәт бәйрәме турында булды. Труд может приносить пользу тебе самому, может - твоим близким, а может - всему обществу и целой стране! Такой труд называется созидательным, и именно он, согласно результатам исследований, приносит человеку наибольшее удовлетворение. При этом не так важно в какой сфере трудится человек - изобретает новое лекарство или строит дома, заводы или дороги, придумывает новые современные механизмы или обучает детей. Любой труд ценен и важен - поэтому ему посвящён целый Праздник Весны и Труда, который отмечается в нашей стране - и ещё в 90 странах! - уже больше 100 лет.
-
Субботник 2023 22.04.2023

Әйләнә-тирәбезне чистарту өмәсендә укучылар да, укытучыларда тырышып эшләде.
-
"Без срока давности" Единый урок 19.04.2023

Ел саен 19 апрельдә бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан җәберләнүчеләрне искә алу, Бердәм гамәлләр көне буларак үткәрелә. Бу көнне төрле истәлекле чаралар уздырыла. Чаралар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, фән һәм мәдәният учреждениеләрендә, төбәк һәм муниципаль учреждениеләрдә билгеләп үтелә.
Нәкъ 1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының 39 нчы Указы чыгарыла. Ул Совет халкын һәм әсир кызылармеецларны үтерүдә һәм җәзалауда гаепле булган немец-фашист явызларына, шпионнарга, совет гражданнары арасыннан Ватанга хыянәт итүчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә җәза чаралары турында. Бу документның барлыкка килүе нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең оккупацияләнгән территориядә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм мондый җинаятьләрнең җәзалануын тануның беренче факты була.
Шушы дата уңаеннан укучылар белән бердәм дәрес үткәрдек. Шушы фаҗига корбаннарын искә алдык. -
Психология атналыгы 18.04.2023

Мәктәбебездә психологик сәламәтлек атнасы башланып китте. Бу атна 17 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шул уңайдан, укучыларыбыз белән “Теләкләр агачы” («Дерево пожеланий») акциясен оештырдык.
Акциябезнең максаты: психологик бушану, уңай эмоциональ халәт тудыру. Укучылар, үзләренең матур теләкләрен язган яфраклар белән, теләкләр агачын бизәделәр. -
Разговор о важном - Мөһим сөйләшү
17.04.2023
Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном нацистларның һәм булышчыларының совет халкына үткәргән геноциды хакында булды. Ул көн тарихта 19 апрель булып истә калган. Геноцид - это преступления, совершаемые по отношению к группе людей какой-либо национальности, проживающей на территории одного или нескольких государств, с целью её уничтожения. Жертвами геноцида могут стать и говорящие на одном языке люди разных национальностей. К сожалению, есть в истории примеры, когда уничтожаются сразу несколько народов одного большого многонационального государства. Уничтожение людей может осуществляться не только массовыми убийствами. Угон в рабство или ссылка в концлагерь, непосильный труд, голод, нанесение телесных повреждений - всё это акты геноцида. У нацистов была разработана целая программа по истреблению других народов. Если вспомнить историю, то по плану "Барбаросса" земли нашей страны планировалось раздать немцам, а жителей - сделать рабами или уничтожить. В рабство было вывезено почти 5 млн советских граждан. В живых осталась только пятая часть.
-
Тукайны искә алу көне 15.04.2023

15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый.
Гомеренең соңгы көннәрендә дә, үлем түшәгендә ятканда да шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба.
Г. Тукай 2 апрельдә (яңача 15) кичке 8 сәгать 15 минутта 27 яше тулмыйча да Клячкин шифаханәсендә вафат була.
Һәр ел саен 15 апрель көнне Мәктэбебез белэн Габдулла Тукайны искә алабыз , биографиясе сөйләнелә, шигырьләре укыла, һәйкәленә чәчәкләр салына. -
Туберкулез - йогышлы чир! 14.04.2023

Бүген башлангыч класс укучылары белән туберкулез турында сөйләштек, видео карадык.
Туберкулез - гомуми йогышлы авыру. Авыру кешедән яки хайваннан сәламәт кешеләргә күчә торган авыру йогышлы дип атала. Туберкулез киң таралган һәм күпчелек очракта озакка сузылган авыру буларак, 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләрнең сәламәтлеген югалтуның сәбәбе булып тора. Ел саен дөньяда 8 миллион яңа туберкулез очрагы теркәлә һәм 3 миллион кеше аннан үлә. Туберкулез үсеш алган илләрдә һәм аеруча матди яктан тәэмин ителмәү, эшсезлек, ачлык, сәламәт булмаган һәм авыр хезмәт һәм көнкүреш шартларыннан интегүче халык катламнары арасында киң таралган. -
Янгын куркыныч нәрсә... 13.04.2023

Яз җитүгә янгын куркынычы күпкә арта, чөнки кар эреп беткәч, былтыргы кипкән үләннәр ачыла, ә яшел чирәм әле үсеп өлгермәгән була. Бу чорда янгын теләсә нинди ялгышлыклар аркасында килеп чыгарга мөмкин, әйтик, сүндерелмәгән тәмәке, кояш нуры белән җылытылган пыяла, коры үләннәрне, территорияләрне җыештырганда чүп-чарны контрольсез яндыру һ.б.
Әлеге вакытта укучыларга пожар куркынычсызлыгы турында аңлату аеруча әһәмиятле булып тора. Шушы уңайдан, без укучылар белән “Пожар куркынычсызлыгы” дип аталган класс сәгате үткәрдек. Өйдә, мәктәптә һәм табигатькә чыккан вакытта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләштек.













