Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Ура Каникулы!!! 30.03.2023

Мәктәпләрдәге каникул – балаларның һәм яшүсмерләрнең – иң көтеп алынган вакыты. Бу - ял һәм күңел ачулар чоры. Без дә укучыларның ялларын файдалы да куңелле дә узсын дип " Ура - каникулы " дигән исем астында мәктәп спортзалында төрле халык уеннары, куңелле стартлар, спорт уеннары уйнауны оештырып кутәренке кәеф булдырдык.
-
"Минем сәламәтлегем-минем кулларда" 29.03.2023

Укучыларның язгы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру максатыннан укучыларыбыз белән "Минем сәламәтлегем-минем кулларда" исеме астында эстафета уздырдык. Укучыларга йөгерү, сикерү белән мавыктыргыч, бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Ахырдан рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге чара укучыларга бик ошады.
-
Файдалы каникуллар 28.03.2023

Каникул вакыты булуга карамастан, ОГЭга әзерлек эшләре системалы рәвештә дәвам итә. Рус теле һәм математика фәннәре буенча, укучы авырыксынган темаларны аңлаттык, күнегүләр эшләдек.
-
Начар гадәтләрдән сак булыйк! 28.03.2023

Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр дә артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә; кызларда - 13 яшьтә күзәтелә. Россиядә 16-17 яшьлекләр арасында тартучылар арасында 45 процент яшь егетләр һәм 16 процент кызлар тәшкил итә.
Мәктәп балаларының беренче тапкыр тәмәке тартып каравының сәбәбе:
• кызыксынучанлык;
• яшьләрнең йогынтысы;
• өлкәннәргә охшарга тырышу;
• рекламаның һәм фильмнарның йогынтысы;
• проблемалардан качу;
• стресслар, неврозлар.
Укучыларыбыз белән “Тәмәке төтене һәркем өчен зарарлы” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Җинаятьләр кодексы һәм РФ законнары буенча зарарлы матдәләр куллануның начар нәтиҗәләргә китерүе турында аңлаттык. Тәмәкенең сәламәтлеккә китергән зыяны, кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында әңгәмәдә балалар теләп катнаштылар. -
27 март - театр көне 27.03.2023

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Мәктәбебездә “Мирас”театры эшләп килә. Укучыларыбыз спектакльләрдә бик теләп катнашалар. Күренекле драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Театр җитәкчесе Аюпова Рания Фирдүс кызы балаларне сәнгатьле сөйләм теленә, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәтә.
-
Дөрес туклану атналыгы 24.03.2023

Бу атна республиканың барлык мәктәпләрендә “Сәламәт туклану атналыгы" дип игълан ителде. Аның төп максаты – укучылар, ата-аналар, республиканың белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактик чара булып тора. Безнең ата-аналар да, укучылар да мәктәптә ашатуларыннан бик канәгать. Һәр көнне балаларга меню буенча кайнар аш оештырыла. Без укучылар белән даими рәвештә дөрес туклану буенча тәрбия сәгатьләре үткәрәбез. “Формула правильного питания” китабындагы материал белән танышып, андагы кроссвордларны чишәбез. Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе икәнен онытмыйк!
-
Женские имена РТ: история и современность 23.03.2023

В рамках реализации регионального проекта "Женские имена РТ: история и современность" сегодня мы познакомили учащихся с жизнью и творчеством многоуважаемой личности Фаттерахмановой Саярой Гибадулловной. Арча районыннан чыккан күренекле шәхесләр бик күп. Шулар арасында Фаттерахманова Саяра Гибадулловна да үзенчәлекле шәхес. Ул Иске Ашыт авыл клубында хезмәт итүгә 42 ел гомерен багышлый. Шушы еллар эчендэ куелган күпме спектакль, чара аны 1984 елда атказанган мәдәният хезмәткәре итә, 2019 елда районның мактаулы гражданины исемен алуга ирештерә. Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү өчен Иске Ашыт мәдәният йортында мемориаль такта куела һәм авылның мәдәният йорты аның исеме белән йөртелә башлый.
-
Тиздән язгы каникуллар! 22.03.2023

Балаларның көтеп алган язгы каникуллары җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?
Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау уңаеннан “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләнелде. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге , яктылык кайтаргычларның һәрвакыт үзләрендә булырга кирәклеге искәртелде. -
Нәүрүз килә-яз килә 21.03.2023

2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, клуб белән берлектә, “Нәүрүз мөбарәк булсын!” дип исемләнгән чара узды.
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Безнең дә балалар, Фәния апалары белән берлектә, Нәүрүз такмакларын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, ярма җыйдылар.
Без дә уйнап, җырлап, ярышып Нәүрүзбикәне каршы алдык.
Нәүрүз боткасы ашап, тәмле коймаклар белән сыйланып, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, күңелле ял иттек, кышны озаттык.
Киләсе язлар барыбызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек, муллык, сөенечләр алып килсен! Уңдырышлы, уңышлы язлар булсын! Бәйрәм рухын сүндермичә, сүрелдермичә гел елмаеп, шатланып, сөенеп яшәргә язсын! -
Мөһим сөйләшү 20.03.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшү" Кырым белән Россиянең кушылу көненә багышланды. 2014нче елның 18нче марты тарихка кереп калды. Шул уңайдан укучыларга 5 видео һәм интерактив элемент күрсәтелде. Ахырдан һәр дүшәмбедәгечә гимн җырлап, флаглар күтәрелде. Генеральный директор "Восточно-Крымского историко-культурного музея-заповедника" Татьяна Умирихина рассказывает, что Крым удивительно уникальный кусочек Российской Земли, где собраны все удивительные вещи всей Земли. "Один из них Крымский мост. Это транспортный мост, который воссоединяет два берега и соединяет наши души. Сегодня жить в Крыму - это жить в России!"- гордо говорит она. Российский инженер-строитель, строитель Крымских мостов, Герой Труда РФ Александр Островский рассказывает, что мост как воздух необходим жителям Крыма. Мост соединяет Кубань и Крым. Директор Международного детского центра "Артек" Константин Федоренко говорит, что в 2014 году в лагере отдыхали всего лишь 6 тысяч учеников. А в 2023 году планируется принимать более 42 тысяч детей из 89 субъектов РФ. "У нас патриотическое воспитание - самое главное!" говорит он.













