Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Кешенең язуы - аның холкы 24.01.2023

23 нче гыйнвар - бөтен дөньяда Почерк көне, ягъни кулдан язу көне итеп билгеләп үтелә. Хәзерге заманда бу дата бигрәк тә актуаль, чөнки кешелек тормышында кулдан язу төшеп кала, ә бик күп эшләр компьютерда башкарыла. Графологлар кешенең кулъязмасы буенча характерын да әйтеп бирергә мөмкин дип исәплиләр.
Бүген без, шушы бәйрәм уңаеннан, язу турында сөйләштек һәм укучыларның үзләре иң матур дип тапкан дәфтәрләрен барладык. Матур язуга булган таләпләрне искә төшердек. -
Чана шуганда сак булыйк! 23.01.2023

Балачакта кыш иң истә кала торган ел фасылы. Телисең икән чана, телисең икән чаңгы шуасың. Сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән вакыт! Саф һава, тирә-юньдә күзләрне чагылдырып кар җемелди. Кышкы уеннар күңелле дә, ләкин шул ук вакытта куркыныч та. Бигрәк тә тюбингларда шуу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бүген мәктәптә шушы темага әңгәмә үткәрдек. Укучыларны тюбингта шуганда үтәргә тиешле кагыйдәләр белән таныштырдык.
Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсын өчен тюбингта шуу өчен махсус ясалган урын булырга, тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмаска; шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга; таудан тюбингта төшүче баланы аскы якта зурлар каршы алырга тиеш.
Тюбинг белән шуганда, 5 «ярамый» ны үтәргә кирәк:
1. Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, тюбта таудан төшәргә ярамый.
2. «Ватрушка»ларны бергә беркетергә ярамый!
3. Тюбка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга ярамый.
4. Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга ярамый.
5. Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга ярамый.
Җиде яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш.
Гомеребезне куркыныч астына куймыйк, игътибарлы булыйк! -
Холокост корбаннары 23.01.2023

1941- 1945 без бу елларны беркайчан да онытырга хакыбыз юк. 2 нче бөтендөнья сугышы тарихында "Холокост корбаннары"н искә алу көне бар. Холокост корбаннары ул нәрсә? Боларның барысын да һәркем белергэ тиеш һәм оныта да алмый. Без дэ холокост корбаннары турында укучыларыбыз белэн әңгәмә уздырып, видеоматериаллар карап, тарихны искэ төшереп, белемнәрне ныгытып киттек.
-
Сак булыгыз: мошенниклар! 21.01.2023

Мошенникларның ялган социаль хезмәткәрләр, ялган газовиклар яки ялган электриклар сыйфатында өлкән яшьтәге пенсионерларның өйләренә кереп, акчаларын чәлдереп чыгып китүләре турында бик еш ишетеп торабыз. Тагын газ хезмәткәрләре исеменнән мошенникларның балаларга телефон аша төрле күрсәтмә бирүләре турында сүзләр чыкты. Без бүген укучылар белән мошенниклар, алар тозагына ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләштек.
-
"Кошлар - безнең дуслар" Акция "Кормушки" 20.01.2023

15 нче гыйнвар - Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне. Бу көн Россиядә язучы Евгений Носов истәлегенә, аның туган көнендә үткәрелә. Дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укыгач, Евгений Носов һәр көздә кошлар өчен җимлекләр элә башлаган, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябыштырып йөргән.
Шул вакытта Россиянең Кошларны саклау берләшмәсе 15 гыйнварны – Евгений Носовның туган көнендә – Кышлаучы кошлар көне дип игълан итәргә һәм Россиянең экологик календарена кертергә тәкъдим итә.
Шул уңайдан мәктәбебезгә Арча районы экология инспекторы Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы килде. Ул укучылар белән кошлар темасына карата викторина уздырды. Кошларга нәрсә ашатырга кирәклеге турында тулы белешмә бирде. Очрашу укучылар өчен файдалы да, күңелле дә булды.
Кошларны ашату – кешелек сыйфатларын күрсәтү һәм мәрхәмәтле булуның гади бер ысулы. Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр сез кошларны ашатырга тотынгансыз икән, бу эшне даими алып барырга, җим салып торырга кирәк. Шулай булмаганда ашатуга ияләнгән кошларны һәлак итәргә мөмкин. Без дә кошларны икмәк валчыклары, ярмалар белән сыйладык. Сыйланыгыз, кошкайлар!
Начинаем 2023 год с добрых дел! Минэкологии Татарстана запускает флешмоб -
Районара Бәширов укулары 20.01.2023

Буген Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә I Районара Бәширов укулары уздырылды. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Курение - это не только дым! 17.01.2023

Укучыларга тәмәке тартуның зыяны турында профилактик видео күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында фикерләр алшытык.
-
Проект "Мин -Арча баласы!" 17.01.2023

17 января в Арском районном Доме культуры состоялось закрытие третьего сезона проекта «Мин Арча баласы". Укучыларыбыз призлы урыннар яулады.
-
Прорыв блокады 16.01.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшү" дәресе Ленинград блокадасын искә алуга, хәтер яңартуга багышланды.
Сегодняшний Разговор о важном был об истории обороны и блокады Ленинграда. Она началась 8 сентября 1941 года и продолжалась 872 дня. Тогда люди города жили в окружении фашистов и испытывали массу трудностей. Житель блокадного Ленинграда, ветеран труда Дмитрий Николаевич Мурин рассказывает, что самое страшное было бомбёшки, холод и голод. Никита Владимирович Благово тоже житель блокадного Ленинграда. Он рассказывает о своих воспоминаниях. Ему тогда было 9 лет. В декабре, январе месяце 11-15 тысяч человек умерали в день. На маленькие талончики давали в день 125 грамм хлеба на каждого жителя. Но несмотря на такие трудные испытания, жители не падали духом, верили в победу. -
"Юлда сине күрсеннәр!" 14.01.2023

Юлда йөрү кагыйдәләренең транспорт чаралары өчен генә түгел, ә жәяүлеләр өчен дә мөхим икәнен барыбыз да белә инде. Җәяулеләр өчен кагыйдәләрне үтәү куркынычсызлыкны саклау, алар нинди кагыйдәләр икәнен искә төшерүнең бер кайчан да артыгы булмыйдыр. Без дә мәктәбебез укучылары белән хәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен искә тошереп, белемнәрне ныгытып кына калмыйбыз, хәрберсенең тышкы киемнәрендә яктырткыч элементлары кирәк икәнен аңлатып , бармы юкмы икәнен тикшереп торабыз.













