Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Бердәм дәрес. Кеше хокуклары 10.12.2022

10 декабрь көнне мәктәбебездә кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үтте. Әлеге дәреснең максаты-илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру. Тематик дәрес вакытында укучылар «Кеше хокуклары» тарихы турында сөйләштеләр,
Һәр кешенең хокуклары булган шәхси хокукларга игътибар юнәлтелде. Алар һәр кешегә тумыштан бирелә, аның гражданлыгына, җенесенә, яшенә, расасына, милләте һәм дин тотуына карамастан аерылгысыз. Кеше тормышын, абруен һәм иреген саклау өчен кирәк. -
Геройлар көне 09.12.2022

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 нче елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте.
“Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату, “ Ватан геройлары” көне белән таныштыру, Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү максатыннан укучылар белән әлеге темага карата тәрбия сәгате уздырдык. Эчтәлекле, файдалы видеодәрес карадык. -
Ышаныч телефоны 08.12.2022

“Балалар ышаныч телефоны”ның Бердәм гомумроссия номеры (8-800-2000-122) балалар белән рәхимсез эш итүгә каршы көрәшү буенча Гомуммилли мәгълүмати кампания кысаларында 2010 елда булдырыла. Бу телефонга шалтыратып күңелеңне бушатырга, проблемаң белән уртаклашырга һәм киңәш сорарга була. Әлеге номерга, теләсә нинди стационар һәм кәрәзле телефоннан бушлай шалтыратырга мөмкин. Балаларга һәм ата-аналарга психологик һәм мәгълүмати ярдәмне махсус әзерлек узган профессиональ психологлар күрсәтә. «Ышаныч телефоны» нинди дә булса кыенлыкларны кичергән кешегә ярдәм алу, аңлаешлы һәм кабул ителгән булу, аның өчен катлаулы хәлне чишү һәм кирәкле адымнар ясау мөмкинлеге бирә. Без бүген тәрбия сәгатендә укучылар белән шушы турыда сөйләштек, фикер алыштык. Соңыннан, бүген алынган мәгълүматларны гомумиләштереп, видеоролик карадык.
-
Инвалидлар декадасы
07.12.2022
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
-
Без Тимурчылар.... 06.12.2022

"Игелек кыл" акция кысаларында, бүген мәктәбебез волонтерлары, тыл Ветераны Асия апаның хәл-әхвәлен сорашып, ярдәмләшеп кайттык.
Асия апаның хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклаштык. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез! -
"Игелек кыл" 05.12.2022

Бүгенге Мөһим сөйләшү (Разговор о важном) Россия волонтерлары дип аталды. Һәр кеше үзеннән яхшы эз калдырырга тиеш. Табигатьне саклау, макулатура җыю, кешеләргә, тереклеккә карата яхшылык эшләү безне тагын да бәхетле итә. Видеоматериал да шул турыда иде. Укытучы белән әңгәмә барышында укучылар үз мәктәпләрендә ничек волонтёр була алуларын сөйләштеләр. Интерактив уен белемнәрне ныгытты.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2022

“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың мәңгелек”
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул менә 8 нче тапкыр инде 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Укучылар белән әлеге көнне билгеләп үттек. Батырларга куелган һәйкәлне чистарту өмәсендә катнаштык. Илебез Батырлары хөрмәтенә венок салдык. -
СПИД - яман чир! 01.12.2022

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Без бүген укучылар белән бу чирнең килеп чыгышы, аннан саклану чаралары турында сөйләштек, видеоролик карадык.
-
Солдат кайтты авылга! 30.11.2022

Мәктәбебездә балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар, очрашулар үткәрелә.
Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Җөлби авылыннан Вәлиуллин Марсель исән-имин туган авылына кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек , бер ел узып та киткән икән . Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, аның әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер. Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, Марсель үзе теләп Ватан алдындагы изге бурычын үтәде.
Марсель бүген мәктәбебезгә балалар белән очрашуга килде. Армия тормышы турында сөйләде, укучыларның сорауларына тулы итеп җаваплар бирде. -
"Әни җирдә иң зур кеше!" 29.11.2022

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итә. Без бүген дөньяда иң кадерле булган кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үттек. “Мирас” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар “Өч кыз" татар халык әкиятен, Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?” комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Укучыларыбыз матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.













