Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 30.11.2019

Сәләтле балалар белән эшләү өчен мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Укучылар драмтүгәрәккә бигрәк тә яратып йөриләр. Кичә укучылар "Дус булыйк без мәңгегә" исемле әкияте белән балалар бакчасына кунакка керделәр. Балалар нәни артистларны бик яратып кабул иттеләр.
-
Әниләр көне 29.11.2019

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Кичә без мәктәбебез укучыларының әниләрен бәйрәмгә чакырдык. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, спектакльдә катнаштылар. Әниләргә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Әниләрне дә тик тотмадык, күңелле уеннарда катнаштырдык. -
Бәйрәм бәйгесе 27.11.2019

Мәктәбебездә Әниләр көненә укучылар арасында бик күләмле рәсем конкурсы уздырылды. Бу бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Иң уңышлы дип табылган рәсемнәрдән мәктәп фойесында күргәзмә дә оештырылды. Аеруча матур ясалган эшләр Яңа Кенәр балалар сәнгать мәктәбенә җибәреләчәк.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 26.11.2019

Ел да көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында, дистәләрчә кешенең, шул исәптән балаларның да, гомере фаҗигале төстә өзелә. Шушындый күңелсезлекләрне кисәтү максатыннан, без бүген укучылар белән “Бозда сак бул!” дигән темага әңгәмә үткәрдек, тагын бер тапкыр кагыйдәләрне искә төшердек.
Тормышның кадерен белегез, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Елгалар, күлләр, буалар һәм сулыклар өстендәге боздан чыкканда сак булыгыз! -
Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясе 25.11.2019

“Юлларда балалар куркынычсызлыгы” Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясендә мәктәбебез укучылары бик теләп катнашалар. Чараның төп максаты: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм үзләштерү дәрәҗәсен арттыру. “Юл билгеләре”, “Юл йөрү кагыйдәләре”, “ППД билетлары” рубрикалары көн саен төрле мәгълүматлар, тестлар белән тулыландырылып торыла. Атна саен актив укучыларга призлар бирелә. Балаларның активлыгы портфолиодостижений.рф сайтында шәхси портфолиода чагылдырыла. Юлларыбыз имин булсын!..
-
Cоциаль-экологик проект 23.11.2019

"Добрые Крышечки" - социаль-экологик проект. Ул үсешләре үзенчәлекле булган балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия прокты булып тора. Шулай ук әлеге акция планетаны чистарту дип тә карала. Безнең мәктәптә дә бу чара башланып китте. Укучыларның активлык арта бара.
-
"Әниләр көне" уңаеннан акция... 22.11.2019

Тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне җитә. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Кичә укучыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән "Незабудка РДШ" акциясе кысаларында незабудка (күгәрчен күзе) чәчәген ясадылар. Күгәрчен күзе чәчәге - Әниләр көненең төп символы ул. Эшләнмә бик матур килеп чыкты. -
Тәрбия эше буенча очрашулар 20.11.2019

Бүген мәктәбебезгә яшүсмерләр эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Усманова Э.С., Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының яшүсмерләр арасында хокук бозуны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Хабирова Р.Г., яшүсмерләр һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча төп белгеч Яруллина А.А., Арча үзәк больницасыннан акушерка Галимова Г.Г. укучылар белән очрашуга килделәр. Һәр белгеч үз юнәлеше буенча укучылар алдында чыгыш ясадылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
"Җәлил укулары"нда призёрыбыз 19.11.2019

18 ноябрь көнне Арча район мәдәният йортында II Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең район этабы үтте. Безнең мәктәптән З.Мингазова Муса Җәлилнең "Серле йомгак" шигырен сөйләде. Ул үз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап бәйгенең район турында дәрәҗәле II урынга лаек булды. 20 ноябрь көнне ул Кукмарада узачак зона этабында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!..
-
Дәрестән тыш... 19.11.2019

Кичә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча "Интеллектуаль уен кичәсе" булып узды. Ике командага бүленеп белемнәр һәм интеллект дәрәҗәсе тикшерелде. Укучылар бик актив булды. Тарихи сорауларга да, әкият белән бәйле кызыклы сорауларга да җавап бирә алдылар. Юлларда сак булырга, белемнәрне даими ныгытып торырга киңәш ителде.













