Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
World Sight Day 10.10.2019

Элек күз табибына баргач, бер күзеңне томалыйсың да, ерактан стенадагы хәрефләрне танып әйтергә кушалар иде. Өстә – зур шрифтлы хәрефләр, аста текст азагындагылары бик вак язылган була. Укый алган юл саннарыннан чыгып, күзеңнең ни дәрәҗәдә күрүен билгелиләр. Бүген бу ысулдан тыш, күз авыруларын вакытында ачыкларга заманча диагностика җайланмалары ярдәм итә.
Бүген Күз күрү көне (World Sight Day) бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән һәр елны октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уза.
Бүген без дә укучыларыбыз белән күзләребезне саклау, күз авыруларын кисәтүгә юнәлдерелгән агарту һәм профилактика чаралары оештырдык. -
Тәрбия сәгатьләрендә 08.10.2019

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу – начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз, югыйсә. Тамак тук, өсте бөтен, бакча һәм мәктәп өчен кирәк-яраклары да бар. Тик нигә әйберләре арасында чит уенчыклар, ят каләмнәр очрый? Чыннан да, бүләкме ул, әллә рөхсәтсез генә алганмы?
Бүген мәктәбебездә “Караклык-начар гадәт” исемле тәрбия сәгате үтте. Әлеге дәрестә караклык, аны булдырмый калдыру чаралары турында сөйләштек. Кече яшьтән үк кеше әйберенә тимәскә кирәклеге аңлатылды. Һәр бала караклыкның начар юлга алып кереп китүен белергә тиеш. -
"Өлкәннәр көне" 04.10.2019

Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган "Өлкәннәр көне"ннән башланып китә. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Мәктәбебездә бу уңайдан матур кичә оештырылды. Авылыбыз клубына әби-бабайлар җыелды. Өлкәннәрне мул итеп әзерләнгән табын каршы алды. Алар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп укучылары әби-бабайларын җырлап, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп шатландырдылар. -
Тәрбия сәгатьләрендә 03.10.2019

Россиядә телевидениене «цифрлаштыру» бара. 14 октябрь көнне илнең 21 регионында, шул исәптән Татарстанда да федераль телеканалларның аналоглы вариантын күрсәтү туктатылачак. Ләкин куркырга кирәкми. Цифрлы телевидениегә күчү, телевизорны әлеге дулкынга көйләү артык катлаулы түгел. Цифрлы телевидение сигналның югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Спутник тәлинкәсе кулланучы яки кабельле телевидение караучыларга бу яңалык бөтенләй дә кагылмый. Сигналларны аналог ысулы белән кабул итүчеләр исә яраткан каналларын югалтмас өчен чарасын күрергә тиеш булалар.
Бүгенге тәрбия сәгатендә без дә, укучылар белән, кеше тормышында телевизорның тоткан урыны, телевизор төрләре, цифрлы телевидение, аңа ничек күчәргә икәнлеге турында сөйләштек, фикер алыштык. -
”Классные встречи” акциясе 02.10.2019

Һәрберебезгә мәгълүм булганча безне алда олы бәйрәм көтә. 1991 елдан бирле 5 октябрь укытучылар көне дип игълан ителде. Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк ул!
Әлеге бәйрәм һәр мәктәптә дә зурлап үткәрелә. Безнең мәктәп тә бу чарага алдан ук әзерләнә башлады. Бүген ”Классные встречи” акциясе кысаларында укытучылар белән укучылар арасында түгәрәк өстәл янында җанлы әңгәмә узды.Балалар укытучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Укытучыларыбыз Әюпова Рания Фирдүс кызы, Мингазов Алмаз Әнәс улы, Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы балаларга тулы җаваплар бирделәр. -
“Бердәм мәдәният дәресе" 01.10.2019

Бүген Кушлавыч авыл китапханәсендә “Бердәм мәдәният дәрес”е узды. Бу дәрестә мәктәбебез укучылары да катнашты. Китапханәче Р.Фәттахова мәдәният, Арча районыннан чыккан күренекле шәхесләр, аларның әсәрләре, туган якның гүзәллеге, байлыгы турында мәгълүмат бирде. Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” дә бүләк ителде.
“Укучының мәдәни көндәлеге”нең максаты-үсеп килүче яшь буынны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру. Укучыларга никадәр күбрәк мәдәни чарада катнашса, тарихи-истәлекле урыннарга йөрсә, көндәлеген никадәр пөхтә алып барса-аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы күбрәк булуы турында аңлатылды. -
Интернет көне 30.09.2019

30 сентябрь Рәссәйдә интернет көне. Интернет бик күпләребезнең тормышына үтеп керде, бик күп мәшәкатьләребезне җиңеләйтте, кайвакыт аннан башка дөньяны күз алдына да китереп булмый.
Бүген сыйныф сәгатендә укучылар белән интернетның тарихын, интернеттан кирәкле мәгълүматны ничек табарга, компьютерга интернеттан ничек вируслар кертмәү турында сөйләштек. Укучылар өчен интернет-викторина үткәрелде. Компьютерда утырганда сәламәтлекне дә онытмаска кирәклеге искәртелде. -
Балалар бакчасында тәрбиячеләребезне котладык 27.09.2019

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын
Еласалар - син аларны юатасың,
Боексалар - син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү... -
Экологик акция 26.09.2019

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла.
Шушы уңайдан, бүген мәктәп коллективы һәм өлкән сыйныф укучыларыбыз, Кушлавыч авылы халкы белән берлектә, Мулла чишмәсенә алып бара торган юл кырыйларын һәм су буйларын чүп үләннәреннән арындырдык. Сулар һавабызның сафлыгы, эчәр суларыбызның чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк, елга-күлләргә сакчыл карыйк! -
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе... 25.09.2019

Көзнең бер көне ел туйдыра ди, халык мәкале. Безнең мәктәп бакчасында һәртөрле яшелчә ишелеп уңды. Бу - укучыларның тырышып эшләве, вакытында су сибеп, чүп үләннәрен утап торуының нәтиҗәсе. Бүген без укучылар белән мәктәп бакчасында кишер, чөгендер алдык. Бакчада өлгергән яшелчәләрнең муллыгын күреп сокландык, шундый уңыш үстерә алуыбызга сөендек. Ел буена ашарлык витамин тупланды.













