Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Кышны озату
Опубликовано: 29.02.2016Кыш озату чарасында катнашкан кешенең барысын да «Шатлык»балалар бакчасы һәм 7 нче номерлы Арча мәктәбе хезмәткәрләре пешергән коймаклар hәм ботка белән сыйладылар.Мәйданга җыелучыларны кыш тәмамлану белән котладылар.Салкын кышны җыр-биюләр, уен-көлке белән озатып, ямьле язны каршыладылар.
Оештыручылар 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасы коллективы, күпфункцияле мәдәният үзәге хезмәткәрләре,7 нче номерлы Арча мәктәбе коллективы белән берлектә бирегә килгән һәр кеше җырласын, биесен, күңел ачсын өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Сәхнәгә менгән әкият геройлары халык күңелен күрделәр. Балалар таудан шуып уйнадылар. Чанада утырып йөрү бәйрәмдә катнашучыларга күпме тәэсирләр алып килде!
Барлык теләүчеләр дә сәхнә янында төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашып призлар оттылар. Ярышларда гаиләләре белән катнашучы балалар бик күп булды, әле бер якта, әле икенче якта җиңүчеләрнең һәм җанатарларның шатлыклы тавышлары ишетелеп торды.
Сәхнә янындагы традицион әйлән-бәйлән халыкны бергә берләштерде. Бәйрәм төгәлләнгәч, көн дә бераз җылынып киткән кебек тоелды, димәк, тиздән яз аяк басачак!
К списку новостей










