Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
“Юл кагыйдәләре –безнең дусларыбыз”
Опубликовано: 25.10.2017Балачакта кеше әйләнә – тирә дөньяның якты, идеал якларын гына күрергә тели, бары яхшылыкка омтыла. Нәкъ менә уен шул якты уйларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Балалар бакчасында уздырыла торган уеннар тәрбияче һәм балалар арасындагы уңай һәм дус мөнәсәбәткә нигезләнеп төзелгән икән, бу киләчәккә зур мөмкинлекләр ача.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә дә эшнең төрле алымнары һәм төрләрен куллану кирәк.
Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасы” өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы.
Безнең балалар бакчасында да нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар уздырыла.
4нче номерлы уртанчылар төркемендә үткәрелгән “Юл кагыйдәләре –безнең дусларыбыз” дип исемләнгән татар теле шөгелендә балалар – җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерделәр, юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне, урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыттылар. “Светофор”, “Транспорт төрләре” дигән уеннарда актив катнашып, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә омтылышларын күрсәттеләр.
К списку новостей










