• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16
Телефон: +7(843)-663-40-71
E-Mail: ds9.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Арский детский сад № 9»
Руководитель: Мустафина Эльвира Габдулхаевна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 265
У нас учат: 31

Новости. Объявления/Игъланнар тактасы

Ортопедия массаж келәме

Опубликовано: 15.11.2017

Ортопедия массаж келәме - кечкенә балалар өчен зур файдага ия. Билгеле  булганча, табанда бик күп нерв күзәнәкләре бар, алар исә, үз чиратында, баш миенә һәм барлык тәнгә импульс тарата. Табиблар аяк табанына һәрдаим массаж ясарга киңәш итәләр, чөнки ул кан әйләнешен яхшырта һәм мускулларны яхшы күнектерә, сәламәтлекне яхшырта һәм барлык әгъзаларга яхшы тәэсир итә.

   Массаж келәмнәре балалар бакчасында физик тәрбия дәресләре һәм йокыдан соң гимнастика уздыруда да кызыклы һәм файдалы ысул булып санала. Массажлы келәмнән йөргәндә бала гимнастика белән рухланып китә, шул ук вакытта табан астына да массаж ясый.

   Йокыдан торгач ясалган гимнастика- балалар бакчасында сәламәтлекне ныгытуның бер ысулы. Көндезге йокыдан соң без келәмнәрне җәябез, барысы да уен формасында башкарыла. Без  балалардан  әкияти сукмак уйлап, аның кая илтүен, үзеңне ничек тотарга икәнен, нинди авырлыкларга юлыкканны аңлатырга сорыйбыз.

   Массаж келәмнәрендә шөгыльләнү яхшы кәеф бүләк итә, сәламәтлекне ныгыта.



К списку новостей