Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Җырлы-биюле уеннар
Опубликовано: 23.05.2018
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халыкның
җырлы-уеннары әһәмиятле роль уйный. Җырлы-биюле уеннар мирасы –
татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хазинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә
тарихи шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җырлы-уеннар
элек-электән халыкның рухи талаәләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын
канәгатьләндереп килгән һәм килә.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә
уеннарның әһәмияте бик зур. Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел
ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса,бала өчен уен-чын шөгыльгә,
тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм
хезмәтенең бер чагылышы булып тора. Димәк, без балалар уены дигәннән,
кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру
рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм мораль-эстетик яктан
тәрбияләү, киләчәк тормышка әзерләү функциясен үтәүче күңелле һәм
мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.
К списку новостей










