Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
«Татар малае – 2018»
Опубликовано: 29.11.2018Безнең балалар бакчасында бүген «Татар малае – 2018» бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кы-зыксыну уяту, туган якка, милли халык сәнгатенә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бәйгедә татар те-лендә иркен сөйләшүче, 5-6 яшьлек балалар катнашты. Бәйгенең беренче этабында нәни дусларыбыз тамашачыларны үзе һәм гаиләсе белән, мавык-тыргыч шөгыле белән таныштырса, «Егет кешегә җитмеш тѳрле һөнәр дә аз» дигән сәнгать номеры аша үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Нәни артистлары-быз үзләренең моңлы җырлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары, дәртле бию-ләре белән таң калдырдылар. Берсеннән-берсе талантлы, булган егетләребез һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. Ахырда жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде. Барлык катнашучы-ларга да дипломнар белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасында үткән әлеге чара катнашучыларның гына түгел, тамашачыларның да күңеленә дә хуш килде. Бәйгедә алган күнекмәләр, матур хис-тойгылар балалар күңелендә озак сакланыр, киләчәктә аларны мәдәниятле итәргә, шәхес итеп тәрбияләргә бер адым булыр дип ышансы килә
К списку новостей










