Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Күңелле стартлар
Опубликовано: 18.01.2019Бүген балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту – илне үстерүнең стратегик бурычларының иң әһәмиятлеләренең берсе. Сәламәтлек ул - спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Безнең бакча балалары физкультура һәм спорт уеннарын бик яраталар. Шуңа күрә алар көчле, кыю, җитез булып үсәләр. Бүген, 6 нчы төркем балалары арасында "Күңелле стартлар" дип аталган бәйге булып узды. Чараның максаты: җитезлекне арттыру, бердәмлек рухын үстерү иде. Балалар ике командага бүленеп, барлык конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар. Физик тәрбия буенча инструктор Алсу Фоатовна командаларга кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр тәкъдим итте. Барысы да үз командасы өчен җиңәргә тырышты. Балалар “Күңелле стартлар”да үзләрен тату һәм зур гаилә кебек хис иттеләр. Ярышлар бик җанлы һәм күңелле узды. 6 нчы төркем балалары бер-берсенә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк иттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде!
К списку новостей










