Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Патриот шагыйрь Муса Җәлил
Опубликовано: 15.02.2019Әхлакый- патриотик тәрбиянең нигезендә балаларда иң беренче чиратта үз туган ягыңа ярату хисе тәрбияләү ята. Элек-электән кешеләр рухи һәм әхлакый тәрбияне югары бәяләгәннәр. Бүгенге җәмгыятьтә тирән социаль -экономик үзгәрешләр барганда күп кенә рухи ориентирлар югала башлады. Шуңа күрә дә безнең 9нчы номерлы балалар бакчасында балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү эшенә бик зур игътибар ителә. Бу эштә акцент үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүгә ясала, һәр халыкның үз мили каһарманнары бар. Аларның исеме халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе - Советлар Союзы герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлил. Быел аның тууына 113 ел. Шул уңайдан без татар теле тәрбиячеләре, Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап”Муса абый-балаларның якын дусты” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Бу чараның максаты: М.Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү; балаларда туган илгә, Ватанга, үз халкыңа тугры булу, ярату хисләре тәрбияләү. Кичә барышында балалар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар, слайд-шоу карадылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
К списку новостей










