Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Бар һөнәр дә кирәкле!
Опубликовано: 26.02.20192019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Август аенда Казан шәһәрендә «Worldskills» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак. Башкалабызда 60тан артык илдән килгән төрле һөнәр осталары көч сынашыр дип көтелә. Шул уңайдан бакчабызның 4 нче группа балалары белән «Бар һөнәр дә кирәкле!» темасына әңгәмә һәм уеннар уздырдык. Һөнәрләр турында сөйләшү рәсемнәр карау, табышмакларга җавап табу, сюжетлы - рольле уеннар уйнау белән чиратлаштырып алып барылды. Балалар кызыксындырган күпсанлы сорауларына җавап алдылар, һөнәрләр турында файдалы яңалыклар белделәр, үзләре теләгән һөнәр ияләре булып уйнап карадылар. Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм мөһим. Үзеңә ошаган һөнәрне сайлап алу җиңел генә түгел, шуңа да әлеге эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк.
К списку новостей










