• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16
Телефон: +7(843)-663-40-71
E-Mail: ds9.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Арский детский сад № 9»
Руководитель: Мустафина Эльвира Габдулхаевна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 265
У нас учат: 31

Новости. Объявления/Игъланнар тактасы

Тукай юбилеена әзерләнәбез

Опубликовано: 03.11.2015

      Бөтен донья татар халкыбызның йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үукәрә.Безнең “Шатлык” балалар бакчасында да күп чаралар уздыру планнаштырылган, эшебездә төп максат итеп сөекле шагыйребез иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген балаларга җиткерү, буыннан-буынга тапшыруны куябыз.

      Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә  безнең Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр! Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә, усал, каты күңелле Шәрифә карчык, Өчиле авылындагы бабасы йорты, Казанның Печән Базары, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, кабат Өчиле, гүзәл табигатьле Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый.

     Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.



К списку новостей