• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16
Телефон: +7(843)-663-40-71
E-Mail: ds9.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Арский детский сад № 9»
Руководитель: Мустафина Эльвира Габдулхаевна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 265
У нас учат: 31

Новости. Объявления/Игъланнар тактасы

Ата-аналарга сөйләм телен үстерүгә тәкъдимнәр һәм биремнәр

Опубликовано: 05.02.2016

Нәниләргә татар телен өйрәтүгә гаиләнең җитди игътибар итүе кирәк.Ата-аналар балаларын кайсы телдә тәрбияләүне үзләре хәл итәләр, ләкин баланы ана теленнән мәхрүм итмәү зарур.Ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләренең бөтен көче балаларда ике телне үстерүгә һәм аларның аң- белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.Балаларның татар телен өйрәнүләре аларга мәктәпкә күчү чорында һәм анда укыр өчен уңай шартлар тудыра.

          Тәкъдимнәр: артикуляция  күнегүләрен ясау, хикәяләү, шигырь сөйләү, дидактик уеннар, әкиятләр сөйләүне күбрәк алу, техник чараларны киң куллану, сюжетлы  рәсемнәр карау,фикер алышу, “Китапханә” почмагында булу, китап  карарга кызыксыну уяту, балалар белән аралашуга  игътибарны арттыру.

Биремнәр:

1нче бирем.Синең исемең ничек? (Ике телдә дә җавап алырга)

2нче бирем .Син кайда яшисең?

3нче бирем.Уенчыкларның төсләре һәм башка билгеләре турында татарча сөйләү.

4нче бирем .Предметларның исемен атау һәм санын билгеләү.

5нче бирем.Рус телендә җөмлә әйтелә,татарчага тәрҗемә сорала.

6нчы бирем .Шигырь, табышмак,мәкальләрне кабатлату.

7нче бирем.Баланың яраткан уенчыгы турында сөйләтү.

8нче бирем .Рәсемнәр карау һәм исемнәр кушу.

9нчы бирем .Таныш әкият буенча өстәл театры уйнау.

10 нчы бирем.Балалар белән бергәләп татар халык әкиятләрен уку:”Төлке белән каз”,”Арыслан белән төлке”,”Батыр әтәч”,”Елан патшасы Шаһмара”,”Диюләр җиңгән”,”Аю белән төлке”,”Яучы”,”Салам-торхан һәм төлке ”,”Таңбатыр”,”Камырбатыр”,”Өч дус”,”Өч кыз”,”Үги кыз”,”Зирәк карт”,”Сәяхәтче кыз”,”Өч сорау”,”Карт белән ялкау егет”,”Ике ялганчы”.



К списку новостей