МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Территорияне матурлау 02.08.2017

Яңа уку елын яңа максатлар куеп башлап җибәрү безне үзебезнең территориядә тематик почмаклар булдыруга этәрде. Әти-әниләр белән берлектә, дендрарий барлыкка килде. Анда агачлар, куаклар утырттык, һәрберсенең исемен дә татарча һәм рус телендә яздык. Арасында хәтта кыргый хайваннар да барлыкка килде. Шулай ук "Авылым почмагы", "Метеорологик станция, Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, экспериментлар почмагы да барлыкка килде. Болар барысы да балаларның күзаллавын киңәйтү өчен, кызыксынучанлыкларын арттыру өчен эшләнде.
-
Су дөньясында 31.07.2017

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар “Су дөньясы иленә” сәяхәткә бардылар. Алар океан һәм диңгездә яшәүче төрле балыклар, дельфин, акула һ.б.турында белемнәр тупладылар. Суда яшәүчеләрнең туклану рәвешләре һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.Сабыйлар тәрбияче апалары биргән табышмакларга бик җитез генә җаваплар таптылар, кызыклы әңгәмәдә катнаштылар. Сәяхәтләрен төсле карандашлар ярдәмендә балыклар буяу белән дәвам иттеләр.
-
"Казансу" паркына сәяхәт 28.07.2017

Арча шәһәренең үзендә шундый матур паркларның көннән көн артуына без шатланып туя алмыйбыз. Менә шуларның берсе "Казансу" паркының матурлыгына хозурланырга бүген зурлар төркеме экскурсиягә барды.
-
Әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек 26.07.2017

Кайсы ел фасылына карама, без әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар бик теләп тирә-юньне матурлауда катнашалар, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә зур өлешләрен кертәләр. Бакчабыз ишек алдын алар кулы белән ясалган әкият геройлары, сиртмәле кое, йорт, тегермән, машина бизи. Матурлыкны бергәләп тудыргач, балаларга да сөенеч, өлкәннәргә дә күңелле. Зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле әти- әниләр!
-
Хезмәт тәрбиясе
25.07.2017
Без үзебездә тәрбияләнүче сабыйларны кече яшьтән үк хезмәтне яратырга өйрәтәбез. Бала хезмәткә хөрмәт белән тәрбияләнеп үссә, зур үскәч тә югалып калмый. Балаларны өлкәннәргә булыштыру, көче җитәрдәй хезмәтләрдә катнаштыру уңай тәрбия чарасы булып тора.
-
Һава транспорты белән таныштык 24.07.2017

Балалар һава транспорты белән нык кызыксыналар. Төрле самолётлар , вертолетлар аеруча малайлар өчен бик кызыклы. Шуларны истә тотып, группаларда кызыклы яңалыклар белән таныштык, макетлар карадык, сөйләшүләр уздырдык. Башкалабызда барган авио ярышлар белән бездә тәрбияләнүчеләр дә хәбәрдар булуы ачыкланды.
-
Овощи и фрукты-полезные продукты 19.07.2017

Сегодня познакомили детей с понятием "полезные продукты", с витаминами " А","В","С".
-
Һава торышын күзәтү почмагы 17.07.2017

Без үзебезнең бакчабызда һава торышында була торган үзгәрешләрне күзәтү почмагы булдырдык. Бу почмакта балалар күзәтүләр үткәреп, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында беренчел белемнәрне алалар.
-
Сабантуйлар гөрләп узды! 17.07.2017

Кичә районыбызда милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләп узды. Районыбыз халкы,килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, милли уеннарда катнашып көч сынашты, күңел ачты.
Балалар бакчалары коллективлары нәниләр өчен кызыклы мавыктыргыч уеннар әзерләгәннәр иде. Уеннардан беркем дә бүләксез чыкмады.
-
Тәҗрибәләр почмагы 14.07.2017

Авыл хужалыгы культуралары белән танышу, аларның үсеш үзенчәлекләрен күзәтү максатыннан,бакчабызда эксперименталь почмак булдырдык. Анда кукуруз, арыш,бодай,арпа, солы, борчак , рапс инде тишелде,ә симәнке белән фасольнең тишелгәнен әле көтәбез. Чөнки аларны соңрак чәчтек .







