МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 37\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Без театр уйныйбыз 18.10.2021

Безнең мәктәптә балаларның сәләтләрен үстерү өчен төрле юнәлештә чаралар оештырыла. Ел дәвамында балаларның физик мөмкинлекләрен ачу, сөйләм телен, музыкаль сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барыла. Бу юнәлешләрнең берсе – театр.Һәр ел саен укучыларыбыз белән спектакль әзерлибез. “Тылсымлы дөнья” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар район күләмендә үткәрелгән конкурста катнаштылар. Бу уку елында да репетицияләр тулы өченә башланды инде. Балаларда сәхнәгә мәхәббәт елдан-ел арта баруы сизелеп тора. Кем белә бит, киләчәктә бәлки бу балаларны зур сәхнәләрдә күрә алырбыз
-
Коронавирустан сакланыйк! 13.10.2021

2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.
КОРОНАВИРУС – кеше һәм хайваннарда сулыш алу әгъзаларын зарарлаучы вирус (атипик үпкә ялкынсынуы (SARS-CoV).
Профилактик чаралар турында 9 класс укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Рус халкының милли бәйрәм һәм йолалары 12.10.2021

Мәктәбебездз "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан чаралар үткәрү дәвам итә. Безнең республикада яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши. Бер генә милләт тә башкалар белән бәйләнешсез яши алмый. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Төрле милләт халыкларының бәйрәм һәм йолаларын өйрнүне дәвам итеп, без бүген рус халкының милли киемнәре, милли бәйрәмнәре һәм йолалары турында сөйләштек. Укучылар милли бәйрәмнәр һәм йолалар турында мәгълумәт тупладылар һәм иптәшләре белән уртаклаштылар
-
Тимер юлда сак йөр! 11.10.2021

Бүген 7 класста "Тимер юлда балалар куркынычсызлыгы" дип аталган лекция үткәрелде. Аның максаты - укучыларга тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Балалар һәм яшүсмерләр тимер юлда йөргәндә һәм аларны тиешле булмаган урыннарда якынлашып килүче поезд алдыннан узарга омтылганда җәрәхәтләнергә мөмкиннәр. Шулай ук балигъ булмаганнар тимер юл составына санкцияләнмәгән күтәрелеш вакытында электроток йогынтысыннан да травмалар ала. Нәкъ тә шулар турында укучыларның исләренә төшерелде. Әңгәмә бик эчтәлекле узды.
-
Якташыбыз Рифат Җамалга- 70 яшь 08.10.2021

Якташыбыз Рифат Җамалга 70 яшь тулды. Рифат Җамал -Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.
Әлеге чарада укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Укытучым, белем биреп һәрчак алга әйдисең... 07.10.2021

Бүген район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булды. Мондый бүләкләүгә мәктәбебезнен математика һәм информатика укытучысы Гарипова Ф.Ф. лаек булды. Сезгә яңа профессиональ һәм иҗади казанышлар, уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем 07.10.2021

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау; юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту максатыннан 5 нче класста “Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!” дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар юл йөрү билгеләрен тагын бер кат искә төшереп, кызыклы викторинада катнаштылар, “Юл йөрү кагыйдәләре” көндәлегендәге биремнәрне чиштеләр.
-
Ут белән шаярма! 06.10.2021

Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпче булуын , “ Янгын- зур фаҗига” икәнен төшендерү, анализлау; ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате уздырылды, укучыларга янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем ясарга тәкъдим ителде.
-
Бәйрәмең белән укытучым! 05.10.2021

Мәктәбебездә укытучылар хөрмәтенә бик эчтәлекле бәйрәм оештырылды. Укучылар үзләренен рәхмәтләрен тирән мәгънәле шигырь юллары һәм матур җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәмең белән, укытучым!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез- Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә бәрәкәтле озын гомер, көч-куәт, бетмәс- төкәнмәс йөрәк җылысы, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, катлаулы һәм җаваплы хезмәтегегездә зур унышлар телибез. Киләчәк көннәрегез матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, бәхетле яшәргә язсын. Күңелләрегез һәрчак көр, килер көннәрегез имин булсын!











