МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 37\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Арча төбәге язучылары 17.03.2021

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. . Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүдә якташ язучыларыбызнын хезмәтләре бәяләп бетергесез.. .Арча төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Бүгенге класс сәгатендә якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды.
-
Макулатура җыю 16.03.2021

-
“Әбием - алтыным, минем иң якыным” 15.03.2021

Бүген 5 нче сыйныфта “Әбием - алтыным, минем иң якыным” дип исемләнгән тәрбия дәресе узды. Укучылар үз әбиләре турында чыгышлар әзерләделәр, әбиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. бу тормышның, бу дөньяның бөтен төрле авырлыкларын, михнәтләрен, газапларын күргән, шул вакытта бик күңелле, якты истәлекләргә бай кешеләр - әбиләр . Алар өчен тормышның сикәлтәле юллары артта калган. Алар хәзер гомер көзенә килеп кергән кадерле кешеләр. Алар күргән авырлыклар йокысыз төннәр, тормыш ваклыклары аларның чәчләренә ак кырау булып төшкән, маңгайларына тирән эзләр салган, кулларына ябышып, аларны сырлаган, ябыктырган, кытыршыландырган.Тик шулай да сез безнең өчен иң матур, иң сабыр, иң түземле кешеләр булып каласыз. Әбиләрнең йодрык зурлыгы йөрәкләренә күпме сер, күпме хис, күпме хатирә сыйган.
Әби кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыкта
Әби дигән изге кешегә.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр
Онытмабыз сезне һич тә без.
-
Туган авылым тарихы 12.03.2021

Туган авылыбызның күп гасырлык үзенең тарихы бар. Тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисади традицияләр йөз еллар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Авылыбыз гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче халкы белән дан казанган. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән - нәселгә күчеп килә.Тәрбия сәгатендә 6 класс укучылары туган авылыбыз Иске Ашытның тарихы белән таныштылар.
-
Авылыбызның хезмәт hәм тыл ветераннарын котлау" 08.03.2021

Мәктәбебез коллективы hәм укучылары авылыбызның хезмәт hәм тыл ветераннарын якынлашып килүче "8 нче март" бәйрәме белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.
-
"Кадерлеләребезгә бүләкләр" 07.03.2021

Укучыларыбыз үз куллары белән күңел җылыларын биреп кадерле әниләренә бүләкләр ясадылар.
-
"Бәйрәм концеты" 06.03.2021

8 нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты.
-
"Ягез әле кызлар hәм әниләр!" 05.03.2021

8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә "Ягез әле кызлар hәм әниләр",дип исемләнгән воллейбол ярышы булып узды. Уенда кызлар үзләренең әниләре белән көч сынаштылар. уен бик күңелле hәм кызу булды.
-
"Без бергә - 2021" 04.03.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Без бергз" Республика күләм халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Безнең укучыларыбыз "Вокал","Худоңественное слово", "Творческая семья", выставка прикладного искусства номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Туган ягым- яшел бишек
26.02.2021
Арчаның күп гасырлык үзенең тарихы бар. Тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисади традицияләр йөз еллар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Арчалылар гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән - нәселгә күчеп килә.Тәрбия сәгатендә укучылар туган як тарихы белән таныштылар, виртуаль музейда булдылар.











