Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
" Куркынычсыз тәгәрмәч" 06.09.2016

-
Балалар иминлеге 05.09.2016

-
Месячник безопасности детей 03.09.2016

-
Терроризм в Беслане 03.09.2016

-
Белем бәйрәме! 01.09.2016

-
"Тынычлык дәресе" 01.09.2016

-
Белем бәйрәме белән! 31.08.2016

Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Менә бүген син каршы ал,
Ишекләреңне ачып.
Без ныклы белем алырбыз,
Дәрт, көчләр тора ташып.
Мәктәп, син бит төп йортыбыз,
Күңел сиңа тартыла.
Бүген бөтен ил баласы
Мәктәпләргә агыла.
Каршы алыр укытучы,
Каршылар сыйныфташлар.
Көмеш авазлы кыңгырау
Тәүге дәресне башлар.
-
30 август - Татарстан Республикасы көне 30.08.2016

30 август – республикада яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Моннан 26 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүне Республика көне буларак бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Быел бу шатлыклы көн кабул ителүгә 26 ел тула. Бу истәлекле дата дәүләтчелегебезне ныгыту юлында яңа сәхифә ачуы белән барыбызга да кадерле. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да тату, матур гомер кичерә. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга карамастан, барлык гражданнарга тигез хокуклар гарантияләнде.
-
Ярминкә. 28.08.2016

Районда кайнаган чаралар, бәйрәмнәрдән мәктәпләр дә читтә калмый, барысында да актив катнашып баралар. Бу шимбәдә үткәрелгән ярминкә дә күңелле генә үтеп китте. Район халкы гөрләп арзан бәядән товар алырга ашыкса, мәктәп укытучылары сатучы ролен башкарып, халыкны күзәтте, үз мәктәп бакчасында үстерелгән продукция белән сату итте. Безнең мәктәпнең дә ассортименты зур иде - яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, салатлар, дару үләннәре, корт балы һәм башкалар. Ярминкә укытучылар катнашында әзерләнгән концерт номерларына үрелеп барды. Шулай ук район башлыгы тарафыннан да бәяләнде.
-
Чәчәк күргәзмәсе. 27.08.2016

27 нче август көнне Арчаның Җиңү паркында мәктәп һәм балалар бакчаларының чәчәк күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә һәр оешма бүлеп бирелгән темага чәчәкләрдән композиция ясарга тиеш иде. Хыяллана белсәң, идеяларга бай булсаң нәрсәләр генә кыландырып булмый икән чәчәкләрдән?! Композицияларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы, мәгариф бүлеге идарәсе башлыгы Зөлфәт Миннефәр улы бәя бирде. Шәһәр халкы да, балалар да күргәзмәне таң калып күзәттеләр.

















