Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
19 көн - Бию көне 19.06.2016 Бию- сәнгатьнең эмоциональ ягын гына чагылдырып калмый, ул биюне башкаручыга да, тамашачыга да шатлык китерә, гүзәллекне күрергә өйрәтә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияли. Бию- музыка тактына гади генә хәрәкәтләр ясау түгел, ул зуррак төшенчә. Бию- үз өстеңдә эшләргә, теләсә нинди эштә уңышка ирешергә өйрәтә. Бию баланың эчке дөньясын баета, аның һәрьяклап үсешенә ирешүгә ярдәм итә. Лагерыбызда үткәрелгән бию көне дә һәрберебезгә рәхәтлек бирде.

-
18 көн - Гиннес рекордлары көне 18.06.2016

Лагерыбызда " Гиннес рекордлары" көнен традицион рәвештә үткәреп барабыз. Лагерьда балалар Гулливер, Дюймовочка, Золушка, Шоколадка, Чёрное море, Лучший прыгун, Изощренный приседальщик, Лучший свистун, Сапог-скороход кебек исемнәргә лаек булдылар.
-
17 көн- Балыкчы көне 17.06.2016

Балыкчы көнен Кесмәс буена төшеп үткәрдек. Елга, балыклар турында табышмаклар чишү. Уха пешерү серләре турында сөйләшү. һәм әлбәттә инде- балык тоту. Ин зур балык тотучы Хасанов Нияз булды. Лагерыбызга кайткач, диңгез балыклары турында видеороликлар карадык.
-
16 көн- Арчага сәяхәт 16.06.2016

Лагерь балалары бүген Арчага сәяхәт кылды. Җиңү паркында танклар карау, карусельларда атыну, стадионга төшеп тренажёрларда шөгыльләнү, футбол уйнау, төшкән вертолёт янына барып фотога төшү- никадәр куаныч бер көндә. Бу көн балаларның исендә калырлык булды
-
15 көн- Шашка патшалыгында 15.06.2016

Лагерыбызда бүген шашка ярышлары үткәрдек. Һәр бала барлык балалар белән уйнап чыкты.Ахырда нәтиҗәләрне ачыкладык. 1 урында- Шиһапова Сөмбел, Әхмәдуллина Диана. 2 урында- Абзалова Ильвина, Яппарова Азалия, 3 урында- Хакимова Илүзә, Яппаров Инсаф. Балаларга дипломнар тапшырылды.
-
14 көн - Аппликация яратабыз 14.06.2016

Бүген лагерь мәш килә. Аппликация төрләре белән танышу, белгәннәрне искә төшерү, " Кемнеке матуррак" конкурсында катнашу һәр баладан тырышлык сорый. Һәр бала да мозаик аппликация ясады. Аппликацияләрдән күргәзмә оештырдык. Төштән соң саф һавада хәрәкәтле уеннар күңелебезгә хуш килде.
-
13 көн- Яшел аптека көне 13.06.2016 Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар,аларга көч биргәннәр.Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк. Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар. Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк. Автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Белмәгән үсемлекләрне җыюдан сакланырга. Агулы үсемлек булырга мөмкин. Лагерыбызда үткәрелгән " Яшел аптека" көне безне шуның барсына да өйрәтте.

-
Курса Почмакта зур бәйрәм 12.06.2016

12 июнь Курса Почмак авылы халкы өчен зур бәйрәм булды. Бу барлык авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ике ай ярым элек кенә " Ак Барс агрокомплексы " ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәм район башлыгы Илшат Нуриев иске клубны яңарту турында сөйләштеләр. Һәр якшәмбе,бәйрәм көннәрендә авыл халкы өмәгә чыкты. Бухгалтерия, мәктәп хезмәткәрләре ярдәмгә килде.
Клуб ачылганнан соң халык игътибарына тәкъдим ителгән концерт сәнгатькә гашыйк талантлы яшьләрнең күп булуын күрсәтте.
-
12 көн- Россия көне 12.06.2016

12 июнь -Россия көне. Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме Бу көн 1994 елны Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, соңрак – 2002 елны аның исемен гадиләштереп Россия көненә үзгәртәләр. Акчарлак лагерында да бу бәйрәмне даими бәйрәм итәбез. Россия турында викторина, асфальтка рәсем ясау бу бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
-
11 көн- Без талантлар эзлибез 11.06.2016

Отрядларыбыз арасында талантлар эзләү көне бүгенгә билгеләнгән иде. Һәр отряд зур әзерлек белән катнашты. Талантның бер өлеше тумыштан, Тугыз өлеше тырышлыктан. Бу мәкальнең дөрес икәненә без ышандык.

















