МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Яңа ел эшләнмәләре 14.12.2020

Яңа 2021 нче ел якынлаша. Мәктәбебездә- бәйрәм рухы. Шушы уңайдан Яңа ел эшләнмәләренә конкурс оештырылды. Укучылар берсеннән берсе матур, кулдан ясалган эшләнмәләрен алып килделәр. Алардан күргәзмә оештырылды.
-
Всероссийский экологический урок 12.12.2020

Сегодня в нашей школе прошел Всероссийский экологический урок по теме "Дружи с заповедными островами"
-
12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституцияссе көне
11.12.2020
12нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан, мәктәбебезнең башлангыч классында "РФ Конституциясе көне белән танышабыз" дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрелде. Укучылар Конституция- дәүләтнең төп законы , анда кагыйдәләр язылган булуын, үзләренең хокуклары, бурычлары, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр.
-
"Кызыклы математика" класстан тыш чара 10.12.2020

Мәктәбебездә математика- физика атналыгы бара. Һәр көн укучылар белән төрле чаралар оештырыла. Бүген башлангыч класс укучылары белән "Кызыклы математика" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты:
1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;
2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;
3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;
4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;
5. Коллективта эшләргә өйрәтү.
Укучылар ике командага бүленде, исем сайладылар. бирелгән биремнәрне тиешле дәрәҗәдә башкарып ике команданың да баллары тигез булу сәбәпле дуслык җиңү яулады. Куелган максатка ирешелде, кичә истә калырлык булды.
-
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2020

Класс җитәкчеләре ( Гилязиева Г.Р. хәм Шәрәфиева Г.З.) 8- 9 класс укучыларына "Яныбызда геройлар" дигән тема астында класс сәгате уздырды. "Батырлык", "герой", "намус", төшенчәләре турында әңгәмә алып барылды, укучылар батырлык турында мәкальләр һәм әйтемнәр , яныбыздагы хәзерге көн батырлары белән таныштылар. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: һәркемгә һәрвакыт батырлык күрсәтергә мөмкинлек бар. Моның өчен бары тик тырышып эшләү, гаделлек кенә кирәк.
-
Физик марафон 08.12.2020

Математика - физика атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары белән "Физик марафон" уздырылды. Укучылар физика буенча үзләренең белемнәрен кулланып, төрле сынаулар аша уздылар. Марафон бөтен кешегә дә ошады.
-
Математик КВН 08.12.2020

07.12 - 12.12 көннәрендә мәктәбебездә математика - физика атналыгы бара. Һәр көнне укучылар белән математик һәм физик чаралар оештырыла. Бүген 6 нчы класс укучылары арасында "Математик КВН" узды. Укучылар үзләренең математик белемнәрен һәм көчләрен ике команда составында сынаштылар. Аз гына өстенлек белән "Зирәкләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Всероссийская акция #БумБатл 07.12.2020

БумБатл акциясендә Иске Кырлай мәктәбе укучылары да актив катнаштылар.
-
04.12.2020

Бүген 1 - 3 класс укучылары белән гражданнарның билгесез югалу очракларын булдырмау максатыннан тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга кеше югалган очракта яки адашкан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Хәзерге җәмгыятьтә еш очраша торган тормыш ситуацияләре турында, теләсә кайсы хәлдә уйлап эш итәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф булмаска кирәклеге төшендерелде.
-
"Экология- фән буларак" ачык дәресе. 03.12.2020

3 нче декабрь көнне 2-4 классларда әйләнә-тирә дөнья фәненнэн "Экология- фән буларак" дигән ачык дәрес узды.Дәрестә Экология министрлыгы белгече Латыш Фирдәүсә Камилевна һәм Ашыт дәүләт тыюлыгы хезмәткәре Габдрахманова Гөлнара Ильясовна катнашты.Укучылар дәрестә табигать буенча белемнәрен киңәйттеләр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.Дәрестә актив катнаштылар. Республика күләмендә уздырылган "Мин һәм кызыл китап"конкурсының муниципаль этабында катнашкан Газизов Нурислам грамота белэн бүләкләнде,аңа истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Табигать гүзәллеге" рәсем конкурсында катнашкан кызларыбыз- Сафаргалеева Динә һәм Сафиуллина Алидә мәктәп грамоталары белән бүләкләнде. Нәтиҗә ясап,шуны әйтәсе килә:"Табигатьне саклау һәр кешенең,һәр милләтнең,һәр халыкның изге бурычы"


















